Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ватан" партиясе Шәймиев сәламәтлеге мәсьәләсенә ачыклык кертергә чакыра


Мәскәү – Халык-демократик "Ватан" партиясе Татарстан хөкүмәте һәм Дәүләт шурасы исеменә ачык мөрәҗәгатендә, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең сәламәтлеге мәсьәләсенә ачыклык кертергә чакыра.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, соңгы вакытта мәгълүмат чараларында Миңтимер Шәймиевнең вафат булу ихтималы турында күп хәбәрләр таралган.

Ватан фиркасе, бар татар халкын борчыган бу мәсьәләгә ачыклык кертергә һәм Шәймиев исән булса, матбугат очрашуы үткәреп аның үлеме тирәсендәге сүзләргә нокта куярга чакыра.

Заманында президентның сүзчесе булган Ирек Мортазин 12 сентябрь көнне интернеттагы блогында, Төркиядә ялда булган Миңтимер Шәймиевнең вафат булуы турында хәбәр тараткан иде.

Президентның матбугат хезмәте бу хәбәрне шул ук көнне кире какты.

Җомга көнне Татарстан прокуратурасы Татарстан президентының үлеме турында ялган хәбәр таратылу уңаеннан җинаять эше ачты.

XS
SM
MD
LG