Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диләрә Сөләйманова: Танылган галимнәрне махсус чакырмадык


Диләрә Сөләйманова, яшҗ галимә, конференцияне оештыручыларның берсе
Диләрә Сөләйманова, яшҗ галимә, конференцияне оештыручыларның берсе

Әлегә кадәр Идел–Урал төбәген Европа галимнәре өйрәнсә, хәзер Азия, аерым алганда япуннар бу төбәк белән кызыксына башлады.

Узган атна ахырында, Казанда “Идел–Урал Еврозия чатында. Империя, Ислам һәм милләт” дип аталган халыкара фәнни конференция эшләде. Сүз дә юк, соңгы елларда, чит ил галимнәре Татарстан, татарлар, Идел-Урал белән еш кызыксына. Татар тарихын да, республикада барган иҗтимагый-сәяси вакыйгаларны, тел мәсьәләсен дә өйрәнеп бара. Үз илләрендә китаплар яза, диссертацияләр яклыйлар. Соңгы вакытларда гына да, Казанда Татарстанны өйрәнгән берничә фәнни җыен үтте.
Казан халкы, гомумән, халыкара кимәлдәге җыеннарга, конференцияләргә күнегеп бетте. Хәзер , шундый җыен була, мондый чара уза дип халыкны аптыратып булмый.
Ял көннәрендә узган “Идел–Урал Еврозия чатында. Империя, Ислам һәм милләт” конференциясендә дә халык булмады. Бары тик җыенга килгән дистәдән артык чит ил галиме генә үз чыгышларын ясап, бер-берсен тыңлап, фикерләшеп уздырды. Бу шуның белән кызык та иде. Бу фәнни җыенда, сәясәтчеләр дә кайнар нотык тотмады, һәвәскәр галимнәр дә аптыратып йөрмәде, журналистлар да тавыш-тын чыгармады. Һәм оештыручылар, моны махсус эшләдек дип белдерде.
Япуния, Франция, АКШ, Төркия, Алмания Казахстан һәм Русиядән килгән белгечләр Идел–Урал тарихын биш секциягә бүлеп тикшерде. Татар тарихына караган шактый кызыклы мәгълүматлар чит ил галимнәре авызыннан яңгырады. Мәсәлән, Алмания галиме Себастиан Цвкилинский, танылган җәмәгать эшлеклесе Рәшит казый Ибраһимов хакында чыгыш ясады. Чыгыш ясавын ясады да, ахырда, фәнни оппоненты булган япун галиме Хисао Каматсу бөтен галимнәрне аптыраткан сорау куйды: Рәшит казыйны күп өйрәнәбез, ул бөтен дөнья буйлап гизгән, мәгърифәт тараткан. Ә кем аның чыгымнарын каплап килгән соң? Җыелган галимнәр, ә алар арасында казанлылар да бар иде, бу сорауга җавап бирәлмәде. Татар тарихындагы феномен дип җавап бирде кайбер галимнәр.
Япун галиме, Норихиро Наганава бүгенге көн өчен дә актуаль булган темага чыгыш ясады. Ул элеккеге Русия империясе хәрби хезмәтендә мөселманлар, муллалар нинди роль уйнаганлыгы хакында сөйләде. Ул вакытта да, мөселман дин әһелләре җиңел генә Русия армиясендә ахун булып йөрмәгән икән. Гомумән, муллалар вазифасын монннан йөз ел элек тә, бетереп-булдырып торганнар. Ә хәзер попларны гына кертергә маташалар.
Төркиядән килгән галим Исмәгыйл Төркогълы, тагын бер кызыклы фикер җиткерде. Ул үзенең “Русия мөселманнары һәм Госманлы империясе мөнәсәбәтләре” дигән чыгышында, инкыйлабка кадәр Русиядә басылган татар гәзитләре, төрле сәбәпләр аркасында Госманлы дәүләтендә таратату тыелганлыгын бәян итте. Ул вакытта Госманлы илендә Русиядә гомумән мөселман-төркиләр булганлыгына ышанмаганнар да, белмәгәннәр дә диде ул. Ә пантюркизм дигән әйбер, Русия тарафыннан уйлап чыгарылган һәм гасыр буена халыкка сеңдерелгән уйдырма гына дип белдерде.
Япун галимнәре, татар тарихын җитди өйрәнә башлаган икән. Бу илдән килгән биш галим, гомуми тарихны гына түгел, мәшһүрләребезнең аерым әсәрләрен дә фәнни күзлектән өйрәнә башлаган.
Масуми Исогай туташ, Ризаэтдин Фәхретдиннең “Әхлак” китабын махсус тикшергән. Катсунори Нишаяма исә, Беренче һәм Икенче дөнья сугышы чорында Русиядән Япониягә күчкән мөһаҗирләр хакында әтрафлы чыгыш ясады.
Казан галимнәре дә кимен куймады. Әлегә кадәр шактый сәер тарихка ия, ягъни тирән өйрәнелмәгән вәисиләр хәрәкәте хакында Диләрә Госманова чыгыш ясады. Патша вакытында, үзләрен аерым сословие дип йөргән, җирле хакимиятне танымаган, бары тик императорның үзе белән генә аралашырга теләгән “мөселман староверлары” (гасыр башында вәисиләр үзләрен шулай атаган), большевиклар хакимияткә килгәч, аларга ышанып, үз хәрәкәтләренең башына үзләре җитәләр.
Гомумән алганда, әлеге җыенда шактый күп яңалык булды. Ә инде, ни өчен Казаннан ике-өч кенә галим катнаша һәм ни өчен бу конференцияне Япуния финансларга булган? Җыенны Казан ягыннан оештыручы яшь галимә Диләрә Сөләймановага моны болай аңлата:
Бу конференциянең үзенчәлеге- анда яшь белгечләр катнашуында. Алар моңа кадәр киң җәмәгатьчелеккә билгеле түгел иде. Конференцияне оештыручылар танылган галимнәрне махсус чакырмады. Ә яшьләргә сүз вә урын бирде. Чөнки, алар яшьләрчә, яңа төрле ысуллар белән тарихны өйрәнә. Аларны күрсәтү максат итеп куелган иде. Моннан тыш, конференциянең тагын бер үзенчәлге - җыенда яшь япун галимнәре катнаша. Әлегә кадәр Идел–Урал төбәген нигездә Европа галимнәре өйрәнсә, хәзер Азия, аерым алганда япуннар бу төбәк белән кызыксына башлады. Минечә бу кызыксынуда, фәнни максат ята. Сәясәттә бардыр, анысын да инкарь итеп булмый.

Конференциядә утырганнан соң шундый хис калды. Татар тарихын татарга караганда теләсә кем яхшырак белә. Теләсә кем, төрле ак тапларны ача. Татар гына һаман кызыксынмый, өйрәнми, белми. Ни дисәң дә, белмәгәннең башы авыртмый бит. Япун белсен, нимес өйрәнсен дә, төрек сөйләр, ә татар һаман читләр төзеп биргән тарихка омтылырмы?
XS
SM
MD
LG