Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: рәсми матбугат алдыймы?


Татарстандагы рәсми матбугат чыганакларының сәяси вакыйгаларны дөрес яктыртуына ышанасызмы?

- Ышанам, әмма халык бөтен булган мәгълүматны ала алмый. Бөтен нәрсәне әйтмиләр.

- Радионы тыңламыйм. Телевидениегә ышанам. Татарча “Яңа гасыр”телевидениесе Пермьдәге “Боинг”очкычының һава һәлакәтенә очравын Русиянең беренче каналындагы кебек күрсәттеләр. Соңгы вакытта Көньяк Осетиядә булган зур вакыйганы күрсәттеләр, ышандым.

- Интернетта язганнар, имеш Шәймиевне вафат диеп. Аннары бу хәбәрне кире кактылар.

- Интернетта сәяси мәгълүматка ышыныч юк, белем бирүдә яхшы әйберләр табырга.була, ләкин сәяси хәбәрләрне матбугаттан күзәтәм.

- Мин Татарстанның ММЧ дөрес мәгълүмат бирүләренә ышанмыйм. Чөнки берүк хәбәрне төрле җирдә халыкка төрлечә җиткерәләр.

- Бу сорауга җавап бирү кыен. Чөнки аның дөреслеген һәркем үзенчә аңлый. Объективлык кайбер мәгълүмат чараларында гына күзәтелә. Моңа мисал - “Азатлык” радиосы. Телевидение хәбәрләрне бик шомартып бирә.

- Мин бер җирле матбугатны да укымыйм, чөнки алдашулар бик күп. Телевидениене дә карамыйм. Русиядән булган НТВ каналыннан кайбер яңалыкларны караштырам.

- Минемчә, оператив вакыйгаларны дөрес күрсәтмиләр. Нәрсәнедер яшереп калдыралар, барысын да әйтеп бетермиләр.

- Алар төгәл яктырталар, үз вакытында бирәләр, мин ышанам.

- Мин бернәрсә дә тыңламыйм .

- Оператив рәвештә хәбәрләрне күбрәк телевидениедә бирәләр.

- Мин үзем “Татарстан яшьләре” алдырам. Интернетка ышанмыйбыз.

XS
SM
MD
LG