Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алексеева Ингушетиядәге хәлләр турында кисәтә


Кеше хокукларын яклаучы Мәскәү Һельсинки төркеме Ингушетиядә дәүләт яклавындагы террор ватандашлар сугышына китерергә мөмкин дип кисәтә.

Оешма, әгәр дә канун тәртибе торгызылмаса, чуалышлар башланырга мөмкин ди.

Оешма җитәкчесе Людмила Алексеева Мәскәүдә матбугат очрашуында Ингушетиядә тотык алулар, тыныч кешеләрне үтерүләр һәм азаплаулар гадәти хәлгә әверелде диде.

Алексеева Ингушетиядә хакимиятләр һәм җирле халык белән очрашулар үткәреп кайтты.

Алексеева андагы хакимиятләрнең гамәлләрен беркайчан да террорга каршы көрәш белән аклап булмый диде.
XS
SM
MD
LG