Accessibility links

Рифат: Әдәбияттан шоу ясарга кирәк!


“Кызган таба” 21 гасырның Тукайлары, Әмирханнары белән таныштыруны дәвам итә. Бүгенге кунагыбыз 21 яшьлек шагыйрь Рифат Сәлах.

Рифат чыгышы белән Татарстанның Буа районыннан. 21 яшь кенә булуга карамастан, ул инде “Күңел бөртекләре” исемдәге китабын да чыгарырга өлгергән. Казан дәүләт университетының юридик факультетының 4 курсында белем ала.
Рөстәм Исхакый. Рифат, юрфакта укып шигырь ничек туа ул?
Рифат Сәлах. Шигырьне ике төрле тудырып була, мәҗбүр итеп һәм үзеннән-үзе. Үзеннән-үзе килгәндә гениаль шигырьләр чыга. Мәҗбүр итеп алай ук түгел, ул шагыйрьнең осталыгын киметмәү өчен язылган шигырьләр дип уйлыйм.
Рөстәм Исхакый. Авыр вакытта шигырьләр яхшы языла дип әйтәләр…
Рифат Сәлах. Минем очракта исә күңел тыныч булганда илһам килә. Сирәк кенә эмоциональ вакытларда да язасың инде, аларның тәэсире көчле, ләкин күп язып булмый.
Рөстәм Исхакый. Шигърияттә син кайчаннан балкый башладың?
Рифат Сәлах. Ныклап торып университетка кергәч.
Рөстәм Исхакый. Кем этәргеч ясады, “Әллүки” түгәрәгеме…
Рифат Сәлах. Барсыда бар инде.Беренчедән, кеше гашыйк була, шигырьләр яза башлый. Минем очракта да шулай булды. “Әллүки” иҗат берләшмәсе дә иҗатыма уңай тәэсир ясады һәм беренче җимеше булып 2007 елның җәендә “Күңел бөртекләре” исемдәге китабым басылды. Анда 100 ләп шигырь тупланды, бер поэмам да керде.
Рөстәм Исхакый. Кемнәргәдер юридик белем алган егетнең шигырь язуы сәер күренеш булырга мөмкин. Монда капма-каршылык бар кебек…
Рифат Сәлах. Мин алай санамыйм, аларның максатлары уртак, дөреслеккә, матурлыкка, гаделлеккә омтылу.
Рөстәм Исхакый. Шигырь язу ул синең хоббимы?
Рифат Сәлах. Мин аны үземнең тормыштан аерып карамас идем, яшәү рәвешем дисәм дә ялгыш булмас. Күңелдән туган хис-тойгыларымны көндәлек итеп теркәп барам.
Рөстәм Исхакый. 20 гасыр башында татар әдәбиятына Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан кебек билгеле язучы-шагыйрьләр килеп кергәннәр, 21 гасырда Йолдыз, Ленар Шәех, Айдар Җамал, Рифат Сәләх һәм башка яшь каләмчеләр әдәбият мәйданына чыктылар. Сез күпме ул?
Рифат Сәлах. Әйе, без әдәбиятка бер буын булып килеп кердек. Үзебезнең уртак китабыбызны да чыгардык. Бу “Әллүки” иҗат берләшмәсе белән бәйле. Анда 30-лап яшь авторның әсәрләре керде.
Рөстәм Исхакый. Йолдыз Миңнуллина, шәһәр баласы дөньяны таш диварлар, асфальт аша, туфракта туганнан туфрак аша тоя, диде. Син бу фикер белән килешәсеңме?
Рифат Сәлах. Бер кадәр килешәм… Шәһәр баласы чынлап та, тугач ук машиналар чабуын, таш диварларны, шакы-шокы асфальтта йөрүчеләрне күрә, алар табигатьне аңлап та бетермәскә мөмкиннәр. Калада туучылар өчен җәмгыять проблемалары алдарак тора. Без исә, авыл баласы буларак җәмгыятьне табигать белән бәйләргә тырышабыз.
Рөстәм Исхакый.
Хәзер бит табигать, сандугач-карлыгач, ак каеннар искелек булып күзаллана…
Рифат Сәлах. Без бит хәзерге көндә шәһәр җирендә яшибез, шуңа күрә кала тормышы да ят түгел, һәрберсенә үз карашыбыз бар.
Рөстәм Исхакый. Сине милли-мәдәни чараларда еш буласың дип ишеттек, димәк син милләтпәрвәр дәикәнсең. Бу синең шигырьләреңдә чагылыш табамы?
Рифат Сәлах. Әйе.Ләкин күбрәк барыбер мәхәббәт турында язам. Чөнки милләтпәрвәрлек - ул 1 минутта калыккан хис, шунда ук язып өлгермәсәң шигырь тумаска да мөмкин.
Рөстәм Исхакый. Синеңчә шигырь язучы егет нинди булырга тиеш?
Рифат Сәлах. Игътибарлы, ихлас, күзәтүчән... Минемчә, чын шигырь ихласлыкка корылган. Шигырьдә ялган ул тоела, үз-үзең
алдында, хисләрең алдында ничек ялган сөйли аласың инде?!
Рөстәм Исхакый. Нигә соң боларга артык игътибар бирү кирәк, хәзер бит барыбер халык китап укымый диләр…

Рифат Сәлах. Минемчә, бу әйберне пропагандалау җитми. Аңардан шоу ясарга, популярлаштырырга кирәк. Марат Кәбиров дигән язучыбыз да әдәбият популяр булырга тиеш дигән иде, мин дә бу фикер белән килешәм. Хәзер күбрәк халык газет-журналган укыганчы телевизор карый, кешеләрне әдәбиятка тарту өчен ТВ белән ярышырга кирәк.
Күңел бөртекләре
(Диптих)
1
Күзләреңә күзем салган кебек
Карап торам гөлләр таҗларына.
Араларда вакыт җиле…
Сине
Кайтарасы иде азга гына.
Кайтарасы иде тик бер язга,
Кайтарасы иде үткәннәрне.
Кулларымнан төшергәнгә
Сине
Гөлләр генә миңа үпкәләде.
2
Табигатьтә көз булса да,
Минем
Күңелемә өрә яз тыны…
Әллә шиңгән гөлләр
Хыялларың
Йөрәк дәфтәренә яздымы?..
Әллә шиңгән гөлләр
Туган көнен,
Бөре чагын искә аламы?
Күзләремдә – моңсу көзләр мәле,
Күңелемдә –
Язлар аланы!..
Рифат Сәлах
XS
SM
MD
LG