Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузиягә икенче гөл инкыйлабы кирәк


БМОның еллык утырышында Саакашвили, Русия агрессиясенә һәм басымына каршы көрәшер өчен икенче "гөл инкыйлабы" башларга әзер булуын белдерде.

Грузия президенты Михаил Саакашвили кичә БМО утырышынын беренче көнендә ясаган чыгышында, "5 миллион халкы булган Грузия, үз мөмкинчелеге белән зур агрессияләргә каршы торырлык көчтә булмавын аңлатырга тырышты. Саакашвили шулай ук Русиянең узган ай Грузиядә кылган хәрби чараларың да тәнкыйтьләп Русия кылган һөҗүмнең БМО кыйммәтләренә каршы килүен әйтте.

Саакашвили шулай ук оешманы Русиягә каршы торырга һәм Грузия бәйсезлегең саклап калу өчен "коры сүз сарыф итүдән күбрәк чаралар күрергә" чакырды.

"Алга таба кабат яный алачак хәрби агрессияләргә каршы чараларны билгеләгәндә безнең ярдәмгә ихтыяҗыбыз бар. Югыйсә агрессия булган очракта аңа каршы вакытлыча чаралар күрү генә җитми. Алга таба охшаш шартларда агрессия була калса, БМО үз кыйммәтләренә таянып, аны саклау хакына агрессиягә каршы көрәшерме, яисә әлеге кыйммәтләрнең танклар астында изелүен рөхсәт итәрме?.. Без бу сорауга җавап табырга теләр идек", диде ул.

Грузия башлыгы БМОны "милләтне кыруга, талаүга һәм агрессиягә" каршы тавышсыз калмаска чакырды.

Саакашвили бу уңайдан оешма алдына 3 маддә тәкъдим итте:

1- Грузиядән айрылырга теләгән Көньяк Осетия һәм Абхазия автаном төбәкләренең бәйсезлеген танымау
2- Русиянең тулысынча солых килешүе шартларын үтәвен тикшерү
3- Грузиянең үзеннән аерылырга теләгән төбәкләрне яңадан Грузия белән берләштерү өчен махсус чара кабул итү

Саакашвили БМО илләре алдында ясаган чыгышында, шулай ук БМО бу адымнарны үти алмаса, Грузиядә башланган бу киеренкелекнең башка җирләргә дә таралачагы турында кисәтте.

1 октябрьдә Европа берлеге җибәреләчәк күзәтү көчләренең бафер зоналарга урнаштырылуыннан соң, Русия "төбәктләрдәге" хәрбиләрдән кала, Грузиядәге гаскәриләрең чыгарырга вәгъдә итә. Ләкин Мәскәү төбәктә 8 мең гаскәриен калдырачагын белдерә.

Оешма бу адымнарны үтәгән очракта исә Саакашвили, Грузиядә демократияне тагын да киңәйтеп, икенче бер “гөл инкыйлабын” башларга вәгъда итте.

"Беренче инкыйлаб, ил эчендәге коррупция һәм тотрыксызлык кебек янауларга каршы эшләнгән булса, икенче “гөл инкыйлабы” ул читтән киләчәк янауларга каршы илне саклап калу максатында булачак", диде ул.
XS
SM
MD
LG