Accessibility links

Кайнар хәбәр

Истанбулда татарларның ифтар мәҗлесе узачак


Истанбулда Татарстанның Төркиядәге вәкилчелегендә ифтар кичәсе узачак.

Ничә еллардан бирле Истанбулда Татарстанның Төркиядәге вәкилчелеге Рамазан аенда бер ифтар кичәсе оештыра. Бу кичәгә интернет аша Төркиядә яшәгән татарларны чакыра. Ифтар кичәсендә догалар укыла, чыгышлар ясала, хәтта җырлар да җырлана.

Ягъни ифтар кичәсе дини генә түгел милли кичә төсен дә ала. Бу юлы да 26-нчы сентяберь шимбә көне Үскүдарда бер ресторанда ифтар ашы булачак. Бу сый мәҗлесе Истанбулда укыган татар студентларына, башкаларга үзара күрешү мөмкинлеге дә тудыра. Инде Истанбулда яшәгән бер уч татар Татарстанның вәкилләре Рамил Мәүлютов белән Радик Гыйматиновлар булмаса, бер арага килә алырлар идеме әйтүве кыен.
XS
SM
MD
LG