Accessibility links

Кайнар хәбәр

Премьерны “манчый” башладылар


Башкортстан җитәкчеләре өстендә күсәк уйнавы дәвам итә.

Мортаза Рәхимов үткәргән сәясәт хакында Русия телевидениесендә тәнкыйди тапшырулар чыккан иде. Шуннан соң Башкортстан халыклары ассамблеясы республика башын яклап ил президентына мөрәҗәгать юллады. Инде ул мөрәҗәгатькә районнар да кушыла башлады. Беренчеләрдән булып Сибай кушылды.

Сибай шәһәре шурасы депаутатлары аассмблея мөрәҗәгатен хуплауларын белдерделәр. Аларга Сибайдагы дистәгә якын җәмәгатьчелек оешмалары да иярде. Шул ук вакытта Русия президентының җәмәгатьчелек шурасындагы бер төркем әгъзалар Башкортстандагы хәлләрне тикшерү кирәклеген күтәрде.

Премьерга да күсәк уйната башладылар. Русия парламенты депутаты, Башкортстаннан сайланган Иршат Фәхретдинов генераль прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Анда ул Күгәрчен районындагы Юмагуҗа сусаклагычын төзүдә акча йомуларын белдерә. Аңа караганда, чынлыкта 20 миллион сум торырлык эшләр өчен 150 миллион сум түгелгән дип күрсәтелгән.

Моның өчен адвокатлар коллегиясенең бер бүлеге җәлеп ителгән. Дума депутаты бу акчаларга “аю мае сөртүдә“ премьер-министр Сарбаевның да өлеше бар дип исәпли. Эш шунда, Сарбаев бу вазыйфага билгеләнгәнче республиканың милек министры булып эшләгән иде.

XS
SM
MD
LG