Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хәйдәр Бигичевнең дәвамчылары билгеле


Уфа дәүләт сәнгать академиясе студентлары. Диләрә Идрисова,Тәлгәт Хәмзин, Руслан Сәйфетдинов.
Уфа дәүләт сәнгать академиясе студентлары. Диләрә Идрисова,Тәлгәт Хәмзин, Руслан Сәйфетдинов.

Күренекле җырчы исемендәге бәйге төгәлләнде. Анда Казаннан һәм Уфадан икешәр студент жиңеп чыкты.

Бу бәйгене оештыручылар профессионал җыр сәгатен өйрәнүчеләрнең аудио язмаларын ике өлешкә бүлеп тыңлаган. Гадәти музыка мәктәбендә (училищеда) укучы белән консерваториядә яисә сәнгать академиясендә белем алучыны бер тәлинкәгә салып булмый бит.
Җиңүчеләр билгеле инде. Югары уку йортында белем алучылар арасында Казаннан Эльвира Сәләхова һәм Уфадан Руслан Сәйфетдинов җиңүчеләр булды.
“Сез бу бөек кешене Казанда гына беләләр дип уйламагыз. Ул үлгәч безнең Уфадагы бик күп укытучыларыбыз елады”,- ди Уфа дәүләт сәнгать академиясенең 4-нче курс студенты Руслан Сәйфетдинов.
“Мин элек татар музыкасы белән бөтенләй кызыксынмаган идем. Үзем татар. Коми республикасында туганмын. Мин Бигичевне тыңлап кына татар көйләрен, Яхин музыкасын, Җиһанов операларын өйрәнә башладым. Барсы да Хәйдәр Бигичевтән башланды. Бигичев бәһасез ул”,- ди бәйгедә җиңгән Руслан Сәйфетдинов.
Икенче төркемдә исә, музыка мәктәпләрендә белем алучылар арасында Казаннан Гөлнара Шәйхуллова һәм Уфадан Самат Макаев җиңүче булды. 26 сентябрь көнне Казанның Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында булачак йомгаклау концертында әлеге бәйгедә катнашканнарның барсы да диярлек чыгыш ясаячак. Алар арасында Диләрә Идрисова да бар. Уфа дәүләт сәнгать академиясендә укый ул. Казан профессионал җыр сәнгате мәктәбе белән таныш инде. 2007 елда Уфага Заһир Исмәгыйлев исемендәге бәйгегә Казан студентлары да килгән булган.
“Безнең академиягә белдерү элеп куйган иделәр. Шуны укып бу бәйге турында белдем. Шуннан җитешмәгән әйберләрне өйрәндем. Татар композиторларының музкасы: Ахиярованың арияләре, Яхин романслары белән мин бу бәйгегә әзерләнгәндә генә таныштым. Бу чарага әзерләнү минем өчен бик файдалы булды. Татар композиторларының әсәрләрен хәзер инде бик яратам”,- ди Диләрә Идрисова. Күңеленә бигрәк тә “Шагыйрь мәхәббәте” операсыннан Зәйтүнә ариясе хуш килгән.
Зилә Сөнгатуллина
Җиңүчеләрне сайлап алу төркеме башлыгы, җыр сәнгате галимәсе Зилә Сөнгатуллина сүзләренчә, бәйге яңа талантлар да ачкан. “Ачышлар бар. Хәйдәр Бигичевка хас булган сыйфатлар булырга тиеш ул башкаручыда. Ария дә, халык көен җиренә җиткереп башкаручылар да, мисал өчен, “Китмә сандугач”ны шундый матур иттереп башкарган егет тә бар. “Җик” ариясен бик матур итеп җырлаучы да бар. Без моң ягыннан да карадык. Ул опера ариясе яки җырмы татар музыкасын җырлаган чакта моңсыз җырларга ярамый. Менә ул ягын да карадык”,- ди Зилә Сөнгатуллина. Бәйгедә Чаллы, Әлмәт, Чабаксар, Уфа, Казаннан 30-лап җыр сәнгатен өйрәнүче катнашкан.
Бу бәйге күптән кирәк иде ди аны оештыручылар да, сәнгатькәрләр дә. Алар фикеренә күрә, радио һәм телевидениядә чын профессиональ милли сәнгатьне гади тыңлаучыга җиткерү, халык күңеленә иңдерү сәгате сукты. Эфрины “җырлый белүчеләр” басып алу белән генә дә риза түгел алар. Югары сәнгатькә дә вакыт бирелергә тиеш дип белдерәләр.
Зөһрә Сәхәбиева
“Югары рухка өндәү түгел, ә киресенчә халыкның рухын, сәнгатьне аңлавын да түбән төшерүгә таба бара бүгенге хәл. Нәкъ менә идеология тәрбиясе җитешмидер”,- диде мәгълүмат кыры ягына ым кагып бу бәйгене оештыруның башында торган күренекле җырчы Зөһрә Сәхәбиева.
Билгеле булганча, Татарстанда Ваһапов фестивале дә, Сәйдәшев һәм башка исемдәге бәйгеләр дә үткәрелә. Җыр сәнгате вәкилләре фикеренә күрә, алар бер-берсенә комачауламый. Яңа талантлар ачарга ярдәм генә итә. Ә бу Бигичев фестиваленә килгәндә исә, ул академик сәнгатькә омтылган яшьләр арасында осталарны барлауда һәм аларга ярдәм итүдә тагын бер яңа зур адым булачак.
Җиңүчеләргә акчалата бүләкләрдән тыш, даими стипендияләр дә каралган. Уку йортларында белем алучыларга 1000 сум, ә югарыдагыларга 2000 сум биреләчәк.
XS
SM
MD
LG