Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бар гаебе президентның элекке киявенә якын булу


Заманында Казакъстан сәясәтендәге кайсыбер мөһим шәхесләр бу көннәрдә хөкүмәт тарафыннан тикшерелә башлады.

Казакъстанда Рәхат Алиев белән бәйләнеше булган кешеләргә бу атна хөкүмәт тарафыннан төрле сораштыру эше башланды, ә кайберләр хөкемгә ук тартылды. Австриядә Казакъстан илчесе булып эшләгән Алиевны, Казакъстан хөкүмәте кире кайтарырга тели. Казакъстанның кайтару таләбен Австрия аның үз илендә гадел хөкемгә тартылмаячагы шиге белән кире кага. Алиев Казакъстанга кайтарылган очракта үз иминлегенә зыян киләчәген белдереп Австрия хөкүмәтеннән сыену сораган иде.

Бу атна The Walls Street Journal газетасы, Рәхат Алиевнең элекке киңәшчеләреннән булган Алнур Мусаев һәм аның тәрҗемәчесенә Венада бер төркем кораллы кешеләр тарафыннан һөҗем булган дигән хәбәр бастырып чыгарды. Австрия мәхкәмәсе хәзер бу вакыйганы тикшерү эшенә кереште.

Алнур Мусаев
Мусаев, Алиевка иң якын кешеләрдән берсе иде, ул элек Казакъстанның милли иминлек шурасында эшләде. Узган ай Мусаев Алиев белән бергә Австрия хөкүмәтенә сыену мөрәҗәгате белән чыкканнаң соң, Казакъстан аларны һәм алар белән бәйләнеше булган кешеләрне гаепләү эшен арттырды.

Мусаев The Walls Street Journal газетасына биргән әңгәмәсендә, корал тоткан 4 кешенең үзе һәм янындагы тәрҗемәчегә һөҗүм итүен белдерде.

Сораштыру эшләре башланган - Алиев белән бәйләнеше булган кешеләр арасында Казаксъстан милли иминлек шурасының элекке башлыгы Нартай Дутбаев һәм илнең нефть ширкәтләренең бересендә җитәкче булган Шәрик Бөркетбаев дә бар.

Казакъстанның "Время" газетасы Бөркетбаев нефть ширкәте акчаларың үз хисабына күчерүдә гаепләнүен язып чыкты.

Алиев белән бәйләнеше булуы сәбәпле кара исемлеккә кертелгән Бөркетбаевка ташланган гаепләүләрне Алиев кире кага.

"Бу гаепләүләрне җитди итеп кабул итеп булмас, чөнки гәепләүләр турыдан-туры милли иминлек шурасыннан килә" ди ул.

Казакъстан президентының элекке кияве Paxaт Алиев
Казакъстан президентының элекке кияве Алиев, гадәттә гаилә бәйләнешләрен һәм рәсми дәрәҗәсен үз сәүдәсендә куллану ярдәмендә зур һолдинглар төзүдә гаепләнә. Аның шул ук вакытта каен-атасының постына кызыксыныу да мәгълүм.

Соныннан Рәхат Алиевка төрле гаепләүләр белән мәхкәмә эше башланды.

2007 елнын май аенда беренче гаепләүләр ташланган чакта Алиев, Казакъстанның Австриядәге илчелеге вазифасына килде һәм бер көннән соң хатыны Дариганы ил мәхкәмәсе рәсми рәвештә аерды. Бу хәлләрдән соң үзен имин хис итмәгән Алиев анда калырга карар кылып Австрия хөкүмәтеннән сыену сорады.
XS
SM
MD
LG