Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаеткә рәсми мөнәсәбәт


Кол Шәриф мәчете Президент сарае артында урнашкан.
Кол Шәриф мәчете Президент сарае артында урнашкан.

Рамазан бәйрәме көне Татарстанда Корбан яки Олы көн (Пасха) кебек рәсми бәйрәм көне түгел. Шулай булуга карамастан аңа рәсми игътибар бар.

30 сентябрьдә Татарстанда Ураза гаете узачак. Шул уңайдан Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев мөселманнарга мөрәҗәгать юллады.

Бу бәйрәмнең нигезендә игелек, шәфкатьлелек, якыннарың турында кайгыртучанлык кебек гомумкешелек кыйммәтләре ята”, дип яза Шәймиев.

Бу дини бәйрәм уңаеннан Миңтимер Шәймиев, элеккеге коммунистик партиянең Татарстан өлкә комитеты рәисе, беренче тапкыр гына котламый. Хәер, башка дәүләт җитәкчеләре дә гадәттә читтә калмый. Матбугатта Америка яки башка илләрнең җитәкчеләре дә Рамазан бәйрәме уңаеннан ясаган котлаулары белән күренеп тора.

Билгеле булганча, Рамазан бәйрәме көне Татарстанда Корбан яки Олы көн (Пасха) кебек рәсми бәйрәм яки ял көне түгел. Шулай булуга карамастан ул зур җанлану белән уза. Аны рәсми даирәләр дә онытмый. Традиция буенча, бу көнне “Татарстан –Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе, Кол Шәриф мәчетендә узган төп бәйрәм чарасын турыдан-туры күрсәтеп тә торачак.

Ураза гаете алдыннан фитр сәдакасы бирелә. Аны бирер мөмкинлеге булучыларга ул 50 сум күләмендә итеп тәкъдим ителә. Хәллерәкләр 100 сум бирер дип көтелә. Татарстан җитәкчесе сүзендә дә сәдака турында урын бар. “Пәйгамбәребез Мөхәммәд хәдисендәге үлемсез сүзләр аның бөтен тирәнлеген ачып сала. «Һәр игелекле гамәл – сәдака ул»”, дип яза Татарстан президенты.

Нинди дингә табынуына һәм кайсы милләттән булуына карамастан, кешегә мәхәббәт, төрле халык вәкилләре мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итү генә тынычлык һәм иминлек гарантияли ала, дип саный ул.

“Татарстан милли үзенчәлекләребезне саклауга этәргеч бирүче, республиканың гомумроссия һәм бөтен дөньяга тагын да тыгыз интеграцияләнүенә китерүче уникаль дини традицияләргә ия. Татарстан мөселманнары киләчәктә дә толерантлыкның һәм тәкъвалыкның лаеклы үрнәге булыр, этноконфессиональ аралашуны һәм туган республикабызны үстерүгә зур өлеш кертер, дип ышанам”, дип яза Миңтимер Шәймиев.

XS
SM
MD
LG