Accessibility links

Кайнар хәбәр

Либанда кабат солдатлар шартлатылды


Либанда бомба куелган машина шартлавы аркасында 4 кеше үлде, 30 лап кеше яраланды. Шартлау солдатлар утырган автобус янында була. Бу соңгы 2 айда хәрбиләргә каршы юнәлтелгән икенче шундый һөҗүм. Бу шартлау өчен җаваплыкны үз өстенә әлегә бер оешма да алмады. 12 августта булган шартлауда, кимендә 15 кеше үтерелгән иде. Ул вакытта Триполига баручы солдатлар автобусы юлына бомба куелды
XS
SM
MD
LG