Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мысырда урланган туристлар азат ителде


Мысырда кулга алынган Европадан 11 турист һәм 8 Мысыр кешесе азат ителгән. Алар 2 атна элек урланган иде. Аларның хәле әйбәт, дип хәбәр ителә. Италия тышкы эшләр министры тотыкларның азат ителүен раслады. Төркемдә Италиядән 5 кеше, 5 Германия туристы һәм бер Романия ватандашы булган. Аларның ничек итеп иреккә чыгарылуы турында әлегә мәгълүмат юк. Мысыр рәсмиләре, туристларны коралланган кешеләр тоткарлаган һәм Суданга алып киткән булган, дип хәбәр итте. Туристларны урлаучылар 6 миллион евро таләп итте.
XS
SM
MD
LG