Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ак Йорт "коткару планын" тавыш бирү алдыннан яклап чыкты


Вашингтон - Ак йорт 700 миллиард долларлык яңартылган коткары планының сената тарафыннан якланaчaгына өмет белдерде. Ак йорт сөзчесе президент Бушның, тавыш бирү алдыннан сенаторлар белән тагын бер кат сөйләшәчәген белдерде. Яңа план бүген кич белән яңадан тавышка тәкъдим ителәчәк. Беренче планның кире кагылуы дөнья икътисадына көчле тәэсир иткән иде.

Президентлыкка намзәт Барак Обома белән Мек Кейннең дә башка штатларда алып барган сайлау алды чараларын туктатып, тавыш бирүдә катнашу өчен Вашингтонга кайтачагы хәбәр ителә. Ике намзәт тә канун чыгаручыларга тәкъдимне яңадан карап чыгарга чакырып, президент Бушның, "Бу карар конгресс алдыннан уза алмаса, аның нәтиҗәсе гади ил халкы өчен зур фаҗига булачак" дигән сүзләрен хәтерләтте.


XS
SM
MD
LG