Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда мәктәп баскычы ишелде, 5 укучы үлде


Оренбур - Көньяк көнчыгыш Уралда бер мәктәптәге баскычның ишелеп төшүе сәбәпле 5 укучының үлүе хәбәр ителә. Шулай ук яраланучыларның да булуы хәбәр ителә.

Оренбур төбәгендәге Беляевка авылындагы, 800 бала укыган 2 катлы мәктәптәге баскыч калдыклары астыннан 6 баланың коткарылуы, аларның 4сенең исә хастаханәгә озатылуы билгеле. Әйтергә кирәк, төзәтү эшләре баруга карамастан, балалар укуларын дәвам иткән.
XS
SM
MD
LG