Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президентны яклыйлар


Башкортстан җитәкчелеген Русиянең үзәк телевидениесенең кайбер каналлары тәнкыйтьләгәннән соң аны республикада яклау чаралары бара.

Иң башта Башкортстан халыклары ассамблеясе Мортаза Рәхимовны яклап ил президентына мөрәҗәгать юллаган иде. Аннан соң Уфада узган хоккей уеннарында бер төркем яшьләр Рәхимовны яклап шигарьләр күтәреп торды.

Шуннан бу кампаниягә районнар да кушылды. Иң башта Сибайда Мортаза Рәхимовны яклау җыены узды. Инде килеп моңа Хәйбулла районы да кушылды. Алар ил президентына Рәхимовны яклап мөрәҗәгать юллады. Аңа барлыгы 1635 кеше кул куйган.

Якын араларда кайбер башкорт җәмәгатьчелек оешмалары урам җыены да уздырырга әзерләнә.

XS
SM
MD
LG