Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда “Музейханә” газетасы чыга башлады


"Музейханә" белән Равилә Мөбарәкшинә таныштырды.
"Музейханә" белән Равилә Мөбарәкшинә таныштырды.

Газета балаларны борынгы һөнәрләргә өйрәтүне хуплап яза.

Казан кирмәне янында урнашкан Татарстан республикасының милли музеенда "Музейханә" исемле төсле газета чыга башлаган. Шул басма белән “Азатлык” хәбәрчесен музей хезмәткәре Равилә Мөбарәкшинә таныштырды.

2008 ел башында “Музей и К” исемле газета чыга башлаган иде. Инде менә татарчасына да чират җиткән.

Беренче санда басма Лаеш районы урманнарында эшләгән “Безнең тарих” исемле балалар җәйләве турында яза. Мәкалә “Алтын Урда чорында яшәүче лагерь” дип атала.

“Аңлагансыздыр, бу гади генә лагерь түгел. Балалар башка лагерьлардагы сыман җырлап-биеп йөрүдән тыш, биредә төрле һөнәрләр дә үзләштерә. Төрледән-төрле остаханәләр эшләү нәтиҗәсендә, ял итүчеләр балчыктан савыт-саба ясарга, тәңкә сугарга, кылыч белән сугышырга, төрле бизәкләр төшереп кием тегәргә, бизәнү әйберләрен ясарга, шәрык биюе биергә өйрәнәләр”, дип языла.

Җәйләү узган җир элек Кашан дигән шәһәр урнашкан урын янында булган. Балаларны шулай иттереп музей хезмәткәрләре үзенчәлекле урында инде ун елга якын тәрбияли.

“Мин монда инде җиде яшемнән үк йөрим. Хәзер миңа 16 яшь. Мондый җәйләү Русиядә башка юк. Борынгы кешеләр нәрсә эшләсә, без дә монда шуның белән шөгелләнәбез”, дип бер егет газетага сөйләгән.

Газетада Шиһабетдин Мәрҗанинең “Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк” исемле гыйбарәсе дә басылган.

“Музейханә” үзе дә шул җәйләү кебек эшли. Укучыларын эшкә өйрәтә. Беренче санында ук ул чәк-чәк пешерергә, сәйлән белән калфак чигәргә өйрәткән.

Газета турында сөйләүче шагыйрә җанлы Рәвилә Мөбарәкшина үзе дә музей остаханәсендә өйрәнеп чиккән калфагын киеп килгән иде. Ул яңа газетаның музейга килүче татартелле мәктәп укучылары тарафыннан яратылып укылуын әйтә.

“Ә балалар серле, онытылган әйберләрне яратып өйрәнә”, дип сөйли Рәвилә Мөбарәкшина. Ул газетаны чыгаруда Альбина Газизуллина, Руфия Ишмәтова кебек кешеләр башлап йөрүен әйтә.

XS
SM
MD
LG