Accessibility links

“Әкият”кә нигез ташы салынды


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев курчак театрында беренче чиратта татар халык әкиятләрен куярга кирәк дигән фикердә.

-“Әкият” театрында булганыбыз бар. Анда безнең “Шүрәлене”, “Дюмовочка”ны караганыбыз бар. Курчак театрында әкиятләр карарга яратабыз.
-Үзегез белгән иң яраткан әкиятегез нинди соң?
- “Су анасы”, “Шүрәле”.
-Бүген бу театрга нигез салынганга сөендегезме соң?
-Әййе.
Әлегә рәсемдә генә булган бина 27-нче мәктәпнең 3 сыйныф укучалары күңелләренә хуш килгән. Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев тә, “Әкият”нең яңа бинасы булачак урын кырыена ясалган сәхнәгә эленгән театр рәсеме алдына басып, беренче чиратта монда татар халык әкиятләре куелырга тиеш, дип белдерде.
Таш салу тантанасыннан. Театр мөдире Яппарова һәм Татарстан президенты Шәймиев
“Театр эшли генә башлаган вакытларда куелган әкиятләрне яңа бинада да яңартып, аларны онытмаска кирәк. Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкияте булмый торып, безнең милләтебез өчен, дөресен генә әйткәндә, шуннан башламасак, балалар театрын “Әкият”не күз алдына китерү авыр булыр иде. “Камыр-батыр”ы да шулай аның, “Хуҗа Насретдин”ы да шулай. Калганнары да…”
Президент фикеренә күрә, нинди генә кыенлыклар очраса да, бу театр бернинди тоткарлыксыз төзелеп бетәргә тиеш. Һәм бу бинаның театр гына түгел, ә балаларның иң яраткан күңел ачу урыны да булырга тиешлеген ассызыклады. Театр җитәкчелеге дә яңа бинаның нәкъ шулай иртәдән кичкә кадәр шау-гөр килеп торуын тели. Яңа театр архитектор Светлана Мәмлиева проекты нигезендә салыначак. Шәймиев аны “бала күңелле олы кеше” дип атады. “Әкият” курчак театры өчен 11 проект тәкъдим ителгән булган. http://www.azatliq.org/content/Article/1292865.html
Менә таш та үз урынында
Театр мөдире Роза Яппарова фикеренә күрә, сәнгатькәрләр бу көнне күптән көткән. Киләсе елга театр оешканга 75 ел тула. “Театр оешкан көннән алып монда эшләүчеләр яңа бина турында хыялланган. Чөнки бу бит иске чиркәү бинасы. Бу чиркәү “Сошествие святого духа” дип атала. Шаляпин әле малай вакытта монда хорда җырлаган. Ул Әмәт авылында торганда тимераякта шуганда туңып монда җылынырга керә. Хор җырын ишетеп гашыйк була. Һәм монда хорда җырлап йөри. Балалар театры, минемчә гомүмән, ул чиркәүдә урнашырга итеш түгел”.
Яңа “Әкият”кә беренче нигез ташы салынды. Өлкәннәр төзелеш әкият кенә була күрмәсә ярар иде дип таралышты. Ә 27-нче мәктәпнең 3-нче сыйныф укучылары төзелеп бетүгә үк эне һәм сеңелләрен генә алып килеп калмыйча, үзләре үсеп әти-әни булгач балаларын да сәнгать белән таныштыруны шушы бинадан башларбыз дигән хыял белән кайтып китте.
XS
SM
MD
LG