Accessibility links

Камил Исхаков ни сөйли?


Камил Исхаков Русиянең ислам дөньясына илчесе итеп куелды.
Камил Исхаков Русиянең ислам дөньясына илчесе итеп куелды.

Камил Исхаков Путинга ислами илләр белән сәясәтендә ярдәм итә. Гарәпләрне Сталинга аударып маташкан Кәрим Хәкимов исә 70 ел элек атылган иде.

Казаннан өч ел элек “сөрелгән” мэр Камил Исхаков Русиянең рәсми газетасы "Российская газета"га ислам илләре белән мөнәсәбәткә багышлап әңгәмә биргән.

“Русия һәм ислам дөньясы”
дигән исем белән басылган сөйләшүдә бүгенге Ислам конференциясе оешмасындагы даими вәкил илне шәрык белән тагын да нык итеп дуслаштырырыга кирәк дип белдерә.


Өр-яңадан башларга

Казанның элеккеге башлыгы яңа эшенә ул җәй айларында кереште. Ислам конференциясе оешмасы Согуд Гарәбстанының Җиддә шәһәренә урнашкан. Русиянең Ислам конференциясе оешмасында әлегә даими илчесе юк иед. 57 мөселман илен берләштергән шушы оешма эшендә Русия күзәтүче буларак катнаша. Бу вазыйфада беркем дә эшләмәгән. Шуңа да эшне өр-яңадан башларга, күп нәрсәләрне өйрәнергә кирәк, ди Исхаков.


Русиянең кабул ителүенә шик бар

Газета аннан, Русияне ИКОга алырлармы, дип сорый. Исхаков, алдан фаразлый алмавын әйтә. Ул күзәтүче булып керүне дә, зур яңалык булды, дип атый. “ИКО уставы буенча 1970 елда күзәтүчеләр пәйдә булу мөмкинлеген дә, бүгенге заманның башка яңа үзенчәлекләрен дә карамаган булган”, ди ул. Шулай ук ислами оешма җитәкчеләре дә бу сорауга ярым-йорты гына җавап бирә икән. Русияне алырсызмы, дип сораганга, “ИКО белән Русия арасындагы мөнәсәбәтләрне зур киләчәге бар” дип җавап бирәләр ди. Шулай иттереп, Исхаков Ислам конференциясе оешмасына Русиянең тулы канлы әгъза булып кабул ителүенә әлегә шик белдерә.


Исхаков мулла малае

Исхаков әңгәмәсендә үзенең дини мөселман даирәсе өчен ят кеше булмавын раслый. Әнисе ягыннан ерак бабалары мулла икән. Ә әтисе исә Казан нуры мәчете имамы Шамил Исхаков. Әтисе “Азатлык” хәбәрчесе белән бу турыда сөйләшкәндә, горуланса да, улына махсус тукталып торуны кирәк тапмады. Бары тик, улларына кайда эшләсәләр дә тыйнак, гадел булырга кирәклеген өйрәтүен генә әйтте.


Русия сәясәтендә татарлар

Татарстан мөселманнары Камил Исхаковның илче булып китүенә сөенә. Әйтик “Мөслимә” оешмасы рәисе Әлмирә Әдиятуллина Камил Исхаковның анда китүен татар мөселманнарын тану, хөрмәтләү дип саный. “Элек-электән татарлар Русия сәясәтен мөселман илләрендә алып барган. Әйтик, Башкортстаннан Кәрим Хәкимов кебек татар кешесе Согуд Гарәбстанында беренче илче булган. Бүген дә Русия Ислам илләренә йөз белән борылды. Камил Исхаковның куелуын татарга күрсәтелгән ышаныч, дип горурланып каршы алдым”, – ди ул.


Кызы турында ләм-мим

Камил Исхаков әңгәмәдә кызы турында сөйләми. Ә бит үги кызы Тереза – Фатыйма Камалова да әтисе кебек үк хаҗга барган кеше. Фатыйма Казанда хәйрия эшен дә алып бара.

Беренче ислами татар илчесе түгел


Уртада шәрыктәге илче Кәрим Хәкимов. 70 ел элек юк ителгән.

Исхаков Русиянең шәркый сәясәтен алга сөрүче беренче татар булмаган. Алар патша заманын ук килә инде. Совет чорында да мәдрәсә

дә гарәп телен өйрәнгән, аннары коммунист булган татарлар гарәп илләрендә СССР мәнфәгатен кайгыртып йөргән. ИКО офисы урнашкан Согудъ Гарәбстанына советларның беренче илчесе итеп, Кәрим Хәкимов куелган иде. Тик аның хезмәтен нәкъ 70 ел элек, 1938 елда СССРның Согуд Гәрәбстанында һәм Йәмәндәге беренче илчесе булуына карамастан үтерү илә бәяләделәр.

Кәримов шәкерт булган

Ә Кәрим Хәкимовның дипломатик эшчәнлеге һәм биографиясе Исхаковныкы кебек үк кызыклы. Ул Уфадагы "Галия” мәдрәсәсендә укыган , Томскида гимназия тәмамлаган, 25 яшендә Оренбур өлкәсенең мәгариф бүлеген җитәкләгән. Большевиклар системасының бер сәяси затына әйләнеп, Үзәк Азияда социализм урнаштыруда катнашкан. Кәрим Хәкимов Ирандагы Мәшхәд шәһәренә, аннары Гәрабстандагы Хиҗастагы консул, Согуд Гәрабстаны дәүләте оешкач илче дә булып китә. Большевистик хакимияткә тугры хезмәт итсә дә, ул гәрәп илләренең үзенчәлегенә, мөселман гореф-гадәтләренә хөрмәт белән караган, алар белән элемтә кора алган.

Шәймиев, Рәхимов, Исхаков Путинга ярдәм итә

Тик Хәкимов юк ителгәч, Согуд Гәрабстаны патшасы СССР белән дипломатик мөнәсәбәтләрне өзә һәм 1990 елларга кадәр, СССР җимерелгәнче диярлек ике ил арасында илчелек булмый. Хәзер исә Русия җитәкчесе Владимир Путин гарәп дөньясына, мөселманнар мөхитенә якынлашырга тырышып дипломатиядә Миңтимер Шәймиев, Мортаза Рахимов, Камил Исхаков кебек мөселман җитәкчеләрен куллана.

XS
SM
MD
LG