Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бәйрәм ашы кара-каршы


Киләсе елның язында Казанда Азәрбайҗан мәдәнияте көннәре булачак.

Азәрбайҗан хөкүмәтендә үткән очрашу вакытында Казанда булачак чараларның үзенчәлекләре тәгаенләнде. Шулар арасыннан берсе- азәрбайҗаннар үзләренең Милли китапханәләреннән Татарстанны кызыксындырган басмаларның электрон күчермәләрен алып киләчәк.
Татарстанлылар исә, әле узган атна ахырында булган Татарстан мәдәният көннәре вакытында Азәрбайҗан милли китапханәсенә 19-20 гасырларда бу республиканың милли-демократик үсеш юлына багышланган китапларның электрон күчермәсен бүләк итте. Китапханә мөдире Керим Таиров сүзләренчә, алар әле җәй көне генә үзләрен кызыксындарган китапларны сорап мөрәҗәгать иткән булган. Татарстанлыларның өлгерлегеннән алар канәгать.
Бакуда булган очрашулар вакытында Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева Тукайның 125 еллыгы уңаеннан шагыйрьнең җыентыгын төрки дөнья телләрендә чыгарырга җыенуларын белдерде. Бу хәбәр азәрбайҗаннарның күңеленә хуш килде.
Азәрбайҗан премьер-министр урынбасары, халык язучысы Эльчин Эфедиев Тукайга мөнәсәбәттә: “Ул монда һәрвакыт көтеп алынган кунак булды. Безнең халык аны киң кырлы таланты өчен яратты”,- диде. Шулай ук аның сүзләренчә, XX гасыр башында Бакуда “Мулла Насретдин” исемле сатира журналы чыккан булган. Бу журналны Азәрбайҗанга караганда Казанда укучылар күбрәк булган.
Татарстан төркеме Азәрбайҗанда яшәүче татар җәмгыяте вәкилләре белән дә очрашты. Анда мәдәният көннәрендә катнашкан шагыйрь Роберт Миңнуллин студентларның тел чарлау мөмкинлеге булу турында да әйтте. Аерым алганда, педуниверситет студентларын Бакуга тәҗрибә уртаклашырга җибәрү юллары тикшерелү турында белдерде.
Бу очрашуга килгән Азәрбайҗан татарлары Татарстан джазчыларын Бакуда уза торган халыкара джаз фестиваленә чакырды. Уртак азәрбайҗан- татар әдәби альманахын чыгару, ватаннарыннан читттә яшәүче рәссамнарның Казанда фотокүргәзмәләрен үткәрү кирәклеге турында да тәкъдимнәр булды.
XS
SM
MD
LG