Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Грузиядәге мөһим тикшерү капкасын сүтә


Русия көчләре Грузиядә Көньяк Осетия янындагы буфер зонада мөһим тикшерү капкасын сүтә башлады дип хәбәр ителә.

Франц пресс агентлыгы Русия хәрбиләре Көньяк Осетия башкаласы Цхинвалга баручы төп юлда Каралети авылы янындагы тикшерү капкасын сүтә дип белдерде.

Европа Берлеге арадашлыгында Русия белән Грузия арасында төзелгән килешү нигезендә Русия Көньяк Осетия белән Абхазия янындагы буфер зоналардан үз көчләрен бу җомгага чыгарып бетерергә тиеш.

Русия ул җирләрдә беренче тикшерү капкаларын кичә сүтә башлады.
XS
SM
MD
LG