Accessibility links

Кайнар хәбәр

ИЛВИНА: Бик теләсәң була ул!


Җырларын тыңлаучылар җырчыга 30 яшь бирә, ә аңа әле 18 генә икән. Ул “Музыкаль десант” кебек зур проектларның “йолдызы” – ИЛВИНА.

ИЛВИНА - Казан кызы, ике югару уку йортында укый, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты һәм

Казан дәүләт технология университетында (КХТИ). Шәһәр кызы булуына карамастан саф татарча сөйләшә. Телгә яхшы мөнәсәбәт гаиләдән килә, ди.

“Мин татар кызы буларак татарча җырларга тиешмен!”, дип саный. Әлегә йөргән егете юк. Тулысынча үзен иҗатка багышлаган. КХТИ да дизайнер һөнәрен үзләштерә, киемнәр тегәргә ярата. Күп кенә сәхнә киемнәрен үзе тегә икән. Әлегә дискы чыкмаган, яшьләр аны кызыл боргалак алдында җырлаган клибыннан яхшы белә. Джаз стилендә җырлый.


Рөстәм Исхакый.
ИЛВИНА, татар эстрадасына ничек килүен хакында тулырак таныштыр әле

ИЛВИНА. Эстрадага “Йолдызлар фабрика”сы аша килдем. Кастинг турында алдан белә идем, бары катнашырга җөрьәт итми йөрдем.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының эстрада актеры бүлегенә укырга кердем. Безнең вокал укытучы анда Римма Ибраһимова булды. Шунда татар җырларын өйрәнеп “Йолдызлар фабрикасы”нда катнашырга ниятләдем. Ул кастингка килгәндә мин әле авырый идем, температура 39 иде. Чыгыш ясавы бик авыр булды. Җырлар алдыннан аңымны югалтым егылдым.

Kazan

Тиз-тиз генә мине торгыздылар, рәткә китерделәр, шулай авырлык белән булса да җырладым. Жюрида Илдар Хәйруллин, Римма Ибраһимова, Венера Ганиева кебек билгеле кешеләр иде.

Моңарчы минем җыр конкурсларында катнашканым булды, ләкин мин аларда үземне яхшы хис иттем. Ә монда бик авыр булды.

Рөстәм Исхакый. Син Татарстандагы җыр конкурслары турында әйтәсеңме?

ИЛВИНА. Түгел, Мәскәүдәге, Питербургтагы җыр бәйгеләрендә эстрада җыры башкарып лауреат исемнәре алып кайткан идем.

Рөстәм Исхакый. Мин шушы ритмлы җырны җырлыйм дип үзеңә кайчан әйткән идең?

ИЛВИНА. Сәхнәдә инде мин 3 яшьтән бирле. Музыка мәктәбен бетердем. Үземә укытучы табу авыр булды, аны таптым. Ул Ульян шәһәреннән. Аның белән озак кына шөгыльләндек. Укытучының музыка мәктәбе эчендә студиясе бар иде, ул миңа тавыш куйды.

Ләкин ул вакытта тавышым җырлап бетергәнче өзелә иде. Миңа күп табипларга барырга туры килде. Алар исә бөтенләй җырламаска куштылар. Шуңа да карамастан, минем җырлыйсым килде һәм мин тавышыма хирургия ярдәмендә үзгәреш (операция) ясатырга булдым. Менә шунлый киртәләрне, авырлыкларны җиңеп мин Ходай рәхмәте белән теләгемә ирештем, җырчы булдым. Бик теләсәң була ул!

XS
SM
MD
LG