Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта җирле сайлаулар кануны тулысынча расланды


Гыйрак президенты һәм вице-президентлары күптән көтелгән җирле сайлаулар канунын имзалап сайлауларның киләсе ел башында үтүенә юл ачты.

Президент Җәләл Талабани һәм вице-президентлар Тарик әл-Хашеми белән Гадел Габдел Мәһдидән торган президентлык шурасы гарәпләр, көрдләр һәм төрекмәннәр арасында нефтькә бай Киркүк виләяте турында килешенмәүчәнлек сәбәпле канунның элекке өлгесен кире какты.

Парламентта узган айда расланган яңа канунда Киркүктә сайлауны кичектереп башка виләятләрдә үткәрү турында сүз бара.

Президентлык шурасы шулай ук парламенттан җирле шураларда христианнар һәм башка дини азчылыклар өчен гарантияләнгән урыннар тәртибен кире торгызуны сорады.
XS
SM
MD
LG