Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диннәр дәреслеген язучыларны - мәхкәмәгә


Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте “Русия диннәре тарихы” дәреслеген язучыларны мәхкәмәгә бирергә карар кылган.

Әлеге дәреслекне Түбән Новгород мәгарифне үстерү институты 8-9 сыйныф укучыларына быелдан кертелгән “Русия диннәре” дәресе өчен чыгарган. Әмма Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте идәрәсе җитәкчесе, Х. Фәизханов ислам институты ректоры Дамир Мөхетдинов дәреслекне чыгарыр алдыннан төбәктәге бер генә конфессия вәкилләре белән дә фикер алышу булмады, ди. Дәреслекне чыгаручылар үзләре исә массакүләм мәгълүмат чараларына “мөселманнар белән киңәшләштек” дип белдергән. Бары имзаланган берәр документыгыз бармы дип сорагач, берни күрсәтә алмаганнар.

“Бу дәреслекне укыгач без гаҗәпкә калдык. Чөнки Ислам дине турында кабәхәт әйберләр язганнар, кимсетү, хурлау бик күп. Шуңа Диния нәзарәте пленум әгъзалары, имамнар белән киңәш кылгач, ул дәреслекне язучыларны мәхкәмәгә бирергә карар кылдык”, ди Мөхетдинов.

Аның әйтүенчә, дәреслектә Владимир Соловьевның “Ислам динендә мөселманнарның тәңресе - деспот” (Божество в Исламе является абсолютным деспотом) дигән җөмләсен куллану һич кысага сыймый.

“Деспотны ни икәнне үзегез дә беләсез. Аны хәтта шайтан дип тә әйләндереп була”, ди Мөхетдинов.

Моннан тыш ул дәреслектә суфилар – караклар, биш тапкыр намаз укымаучылар – кәферләр диелүенә борчылу белдерә.

“Мөселманнар көненә 4 тапкыр намаз укырга тиеш дип санап кителгән, ә бишенчесе турында сүз юк. Бары китапның икенче битен боргач кына: 5 тапкыр намаз укымаучы кәфер (неверные) була диелгән. Әгәр инде советлар заманындагы күп елларга сузылган динсезлек сәбәпле, без 5 тапкыр намаз укымаучыларга шулай карасак, Русиядәге 90% мөселман, ягъни татар-башкортларны кәфер дип танырга тиеш булабыз. Ә бу инде Әфганстандагы талибанга якын. Чөнки анда да намаз укымачыларны шулай атыйлар һәм төрле җәзалар кулланалар”, ди ректор.

Дәреслектә фактик хаталарның күплеге дә Түбән Новгород мөселманнарында аңлашылмаучанлык тудырган. Мисал өчен Русиядә Ислам таралышы турындагы мәгълүматта бу хәл күзәтелгән. Әмма аларны иң гаҗәпләндергәне дәреслектә имам Әхмәд Хәнбали мәзхәбе, Кавказ, җиһад, сугыш турында язулары булган.

“Бу бит Русиядәге мөселманнарга бөтенләй ят булган нәрсәләр. Дәреслектә Идел-Уралдагы ислам, Хәнәфи мәзхәбе турындагы мәгълүмат бөтенләй юк. Мөгаен Согуд Гәрабстанының мәгариф министрлыгы белән Әфганстан-талибан хөкүмәте Түбән Новгородтан бу дәреслекне чыгарырга сорагандыр. Чөнки болай булмаганда безнең төбәккә бәйләнеше булмаган дәреслек чыгаруны аңлавы авыр”, ди Мөхетдинов.

Ул безнең дәүләттә таралмаган юнәлешләр һәм татар-башкортлар ия булмаган мәзхәб турында язу сәбәпләрен сорагач бернинди җавап булмаган.

“Түбән Новгород мәгариф министры Наумов китапны бик матур һәм аңа күп дин, төбәк белгечләре зур бәя бирде дип мактады. Әгәр шулай мактасагыз, без аны интернет сәхифәгә куеп китапны тикшерер өчен галимнәрне, шәрык белгечләрен, исламны өйрәнүчеләрне чакырабыз дидем. Чөнки бу хәл шулай дәвам итсә укучыларның диннән күңелләре кайтачак һәм мәктәпләрдә укучылар арасында төрле низаглар чыгарга мөмкин”, ди Мөхетдинов.
XS
SM
MD
LG