Габдулла Тукай исемендәге филармония концертлар залында Салават шәһәренең башкорт дәүләт драма театры үзләренең 75 еллык юбилей кысаларындагы гострольләрен 4 октябрьдә башлап җибәрәләр. Аннан алар Татарстанның башка шәһәрләренә юл тотачаклар. Чиратта аларны 9 нан 11 кадәр Әлмәт, 12-13 Бөгелмә көтә.
Башкорт дәүләт драма театрында 101 кеше эшли икән. Шуларның 25-е актерлар. Казанга 48 кешеләре килгән,
шуның 22-се артистлар. Театрның җитәкчесе – Наилә Байткова. Төп режиссерлары юк ди. Шулай да, аларда Әхтәм Әбүшахманов, Айрат Әбүшахманов, Олег Ханов, Гөлдар Ильясова, Эдуард Шәехов, Илдар Вәлиев кебек режиссерлар үзләренең спектакльләрен куйганнар.
Казанга алар соңгы тапкыр 32 ел элек килгән булганнар.