Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Рәфис Кашаповның прокуратурага чакыртылып, Казанда үтәчәк Хәтер көне чараларына бармаска дип кисәтелүе турында хәбәр ителә.
ТИЮнең Чаллы бүлеге белдерүенчә, Кашаповны, шәһәрдән чыккан очракта, кулга алып ябып куячаклары турында кисәткәннәр.
Белдерүдә Мәскәү кирмәненең Идел буе, Кавказ һәм Себер халыкларының Абхазия һәм Көньяк Осетия үрнәгендә үз бәйсезлекләрен тануны таләп итүеннән куркуы, Хатер көне алдыннан иминлек көчләренең югары әзерлек хәленә китерелүе, шуңа да карамастан, Чаллы активистларының Казанга җыенуы турында әйтелә.