Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең агросәнәгать җитәкчелеге Сембердә зур җыен уздырды


Кунаклар авыл хуҗалыгы институтының тәҗрибә хуҗалыгы урнашкан Октябрьский исемле касабада төзелеп килүче олуг агрофирма хәлләре белән таныштылар.

Анда Русия хөкүмәте башлыгының урынбасары Виктор Зубков, авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев, аның урынбасарлары, Роспотребнадзор башлыгы Геннадий Онищенко һәм берничә күрше төбәкләр җитәкчеләре катнашты. Кунаклар башта “Заволжский” исемле сөт комбинатына барып, “Школьное молоко” дигән программаның үтәлеше белән таныштылар. Соңрак авыл хуҗалыгы институтының тәҗрибә хуҗалыгы урнашкан Октябрьский исемле касабада төзелеп килүче олуг агрофирма хәлләре белән таныштылар. Татарстанның “Красный Восток” ширкате тарафыннан төзелә башлаган агрокомплекс бөтен Европа буенча иң эре ширкәт булачак, ди. Бу агрогигантның 1800 савым сыерга хисапланган беренче чираты төзелеп беткән һәм тиешенчә җиһазланган да инде. Ә икенче чираты - 6000 баш сыерга исәпләнгән.

Кунаклар арасында - булачак комплексны җиһазлар белән тәэмин итәргә һәм аларны җыеп урнаштырыга алынган швед-свен фирмасы “Ле Лаваль” вәкиле Иоһим Ромстрен да бар иде. Проектның кураторы һәм башлап йөрүчесе Айрат Хәйруллин фикеренчә, бу мегафирма төбәкнең 320 мең кешесен сөт тауарлары белән тәэмин итә ала һәм бу чара өлкә өчен алга зур адым булып чыгачак. 3 миллиард рубль таләп итүче бу төзелеш 2007 елның август аенда башланган иде. Аның өстәвенә 2009 елда 30 мең тонна ашлык сакларга сәләтле элеватор, цемент заводы төзеләчәк.

Виктор Зубков фикеренчә, мондый төзелеш – төбәкләрнең киләчәге. Нәкъ аның сүзен раслау өчен килгәндәй, Тамбов өлкәсе губернаторы Олег Фетин үзенең килүен тәҗрибә өйрәнү максатыннан дип аңлатты да. Зубком исә халыкны ит һәм сөт белән тәэмин итү максатына хөкүмәт акча кызганмаячак, дип белдерде. Ә бу исә, чынлап та, чит илләрдән азык-төлек тауарларын сатып алуга чик куячак. Нәтиҗәдә һәр русияле елына 73 литр сөт эчә һәм 261 килограмм ит ашый алыр.

Бу бурычны тормышка ашыру өчен, сөт һәм ит җитештерү ягыннан махсус программа төзеләчәк. Ә әлеге чара, үз чиратында, “Агропромышленность комплексы үсеше” дигән илкүләм проектның дәвамы булырга тиеш.

Октябрьский касабасы җирләре биредә урнашкан Авыл хуҗалыгы академиясенең тәҗрибә хуҗалыгы булып хезмәт итә иде. Хәзер исә аларның практикасы һәм тәҗрибәсе башкачарак юнәлеш алачак – замана таләпләренә туры килерлек итеп төзелгән комплекста заманча практика һәм эш.

Чардаклы районына кылынган сәяхәттән соң оештырылган зур киңәшмәнең игътибары үзәгендә сүз нәкъ шул турыда барды да. Виктор Зубков әйтүенчә, бу программаның тормышка ашуы чит илләрдән ит кертүгә чик куячак.

Октябрьский касабасы җирләре биредә урнашкан Авыл хуҗалыгы академиясенең тәҗрибә хуҗалыгы булып хезмәт итә иде. Хәзер исә аның практикасы һәм тәҗрибәсе башкачарак оештырылачак: замана таләпләренә туры килерлек итеп төзелгән комплекста заманча практика һәм эш.

Илнең баш санитары Геннадий Онищенко әйтүенчә, азык-төлекнең сыйфаты ягыннан бердәм таләпләр системасы булырга тиеш. Ә бүген илгә кертелә торган АКШ тауарлары андый таләпләргә җавап бирмиләр – түбән сыйфатлы алар.

Утырыштан соң Виктор Зубков губернатор белән шәхси әңгәмәгә дә вакыт тапты. Шулай ук өлкәнең иң уңган авыл хуҗалыгы ширкәтләреннән берсе – яшелчәлек белән шөгыльләнүче “Тепличное” хуҗалыгы белән танышырга ниятен белдерде. Киңәшмә барышында өлкә хакимияте каршында урнашкан Ленин мәйданында авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе дә эшләде. Баксаң, җир эшкәртү, уңыш җыю буенча камил һәм күп җитештерүчән техника төрлелеге һәм куәте ягыннан шак катарлык, диләр күргәзмә белән танышып йөрүчеләр. Шуны да өстәп әйтергә кирәктер. Киләсе атнада тагын бер Мәскәү кунагы көтелә: октябрьнең 14ендә Русиянең саклык банкы башлыгы Герман Греф килмәкче, ди.
XS
SM
MD
LG