Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы Казанга, Түбән Кама үзенә тарта


Алабуга татар иҗтимагый үзәге вәкилләре Казандагы Хәтер көненә шыпырт кына барып кайтырга җыена.

Узган гасырның 90нчы еллар башында Әлмәт, Зәй, Түбән Кама, Чаллы, Алабуга шәһәрләрендәге татарлар берләшеп, Хәтер көне һәм башка чараларга дистәләгән автобус, йөзләгән җиңел машина белән баралар иде. Шуның белән Казан урамнарында зур көч тәшкил итте. Еллар узды, вәзгыять ничек тора соң? Хәтер көненә Алабугадагы әзерлек хакында ТИҮ рәисе Рәфыйкъ Мәхмүтов болай диде:

“Безне шунысы борчый, түрәләребез Хәтер көнен рәсмиләштерә алмый. Хәтер көненә Казанга баруда каршылыклар бар үзе. Ләкин без кемнәр, нинди машина белән баруны сер итеп тотабыз, шыпырт кына барып кайтырбыз”, диде ул.

Ә менә Түбән Кама ТИҮе Хәтер көнен 12 октябрьдә түгел, 15 октябрь көнне җыелыш сыйфатында уздырырга уйлый. Аны кайчан уздырсак та, аерма юк, дип саный ТИҮ рәисе Хәлил Әюпов. “Хәзерге К.Осетия, Абхазия вәзгыятендә Хәтер көнен узганнар белән артык бәйләмичә, бәйсезлек проблемасын күтәрәбез үзебезнең җыелышта”, ди Әюпов.

Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашаповка 12 октябрьдә Казанда күренмәү, бармау турында быелның апрель аенда “Чукындыру булмасын!” дигән язмалары өчен аңа җинаять эше ачылган һәм читкә чыкмау турында имза куйдырганнар. Болай бәрәңге алу, утырту, туй кебек бәйрәмнәргә, башка районнарга барырга рөхсәт итәләр икән үзе. Ә менә Казанга бару юк. Шулай да Чаллы ТИҮе Казанга баруны оештыра.

“ТИҮ штабына Казанга барырга теләүчеләр күп килә. Алар 100гә якын булды. Финанс мәсьәләсен хәл итсәк, юл акчасын бирербез”, дип фаразлый Кашапов.

XS
SM
MD
LG