9 октябрь көнне Казан үзәгендәге барлык урамнарга диярлек юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәргә тиешле хезмәткәрләр куелган иде. Яшел киемле абзыйлар үзәккә килүче машиналарны читкә борып тордылар. Шуңа да, Казанда бөкеләр саны тагын да артты. Чөнки бу көнне республика түрәләре “Басхет-холл” бинасына уңыш
бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдылар.
Татарстан президенты Мићтимер Шәймиев тормыш иптәше Сәкинә ханым белән килә. Монда шулай ук, хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов, республиканың дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм болардан тыш башка ваграк түрәләр була.
Милли кием кигән кызлар, чәкчәк, ипи тоз, күргәзмәләр барсыда елдагыча оештырыла. Татарстан президенты алар аша горур атлап “Басхет-хол” бинасына үтә, анда аны шундый ук горур “Вамин-Татарстан”, “Алтын Башак”, “Кызыл Шәрык-Агро”, “Татэнерго”, “Ак барс” кебек эре инвестор җитәкчеләре, махсус чакырылган игенчеләр көтә. Аларны бу көнне алкышларга күмделәр, президент кулыннан һәр елдагыча бүләкләр, мактау кђгазтлђре алдылар.
Уңыш җыюда ел саен беренчелекне алып килгән районнар, быел да яхшы күрсәткечләр белән бәйрәмгә киләләр. Нурлат, Буа, Арча, Актаныш, Минзәлә, Сарманлылар мактап телгә алына. Рекодлы уңыш җыюда аларның өлеше зур икән. Быел рәсми чыганаклар республикада 6 миллион 200 мең тонна ашлык җыеп алынды дип хәбәр бирсәләр, Татарстан президент иген үстерүчеләргә калган елларны да кимендә 5,5 миллион тонна уңыш алырга бурыч куя.