Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия буфер зоналардан чигенде


Georgia - Russian peacekeepers pull out of Georgia, Rukhi, 08Oct2008
Georgia - Russian peacekeepers pull out of Georgia, Rukhi, 08Oct2008

Русия хәрбиләре Грузиядәге буфер зоналардан үз хәрбиләрен кире чигендерцәсә дә, Көньяк Осетия һәм Абхазиядә бу ил гаскәриләре һаман кала.

Августтагы бәрелеш сәбәпле өйләреннән китәргә мәҗбүр булган кешеләрнең бер өлеше әкренләп кире өйләренә кайта башлады. Грузия рәсмиләре Русия хәрбиләренең Көньяк Осетия һәм Абхазиядә калуына ризасызлык белдерә. Алар моның солых килүшүенә каршы килүен әйтә.

Русия пәнҗешәмбе көнне Көньяк Осетия һәм Абхазия чигенә якын Грузия җирләрендә гаскәриләрен чигүен белдерде. Бу җирләреннән идарәсе Европа Берлегенең күзләү көчләренә тапшырылды. Русиянең бу хәрәкәте Николя Саркози җитәкчелегендә Грузия белән Русия арасында имзаланган килешүнең шартлары арасында иде.

Грузия тышкы эшләр министрлыгы да Русия хәрбиләренең Грузия җирләреннән чигенүен раслады.

Ләкин Грузия рәсмиләре Русия хәрбиләренең Көньяк Осетия һәм Абхазия низагыннан элек Грузия идарәсендә булган җирләрдә калуына ризасызлык белдерә.Тифлиснең әлеге вәзгыятькә булган карашын Грузия парламенты сүзчесе Давид Бакрадзе болай телгә алды: "Низаг төбәгенә чиктәш Грузия җирләреннән хәрбиләрне кире чигендерү белән Русия килешү шартрын бөтенләй үтәгән булмый. Николя Саркози тырышлыгы белән кабул ителгән 6 маддәдән торган килешүдә ягъни 7 августка кадәр низаг башланудан алда Грузия кулында булган җирләрне кире кайтарырга язылган. Димәк Русия хәрбиләре Абхазия һәм Цхинвал, Кадори һәм Ахолгоридән дә чигенергә тиеш" ди.

Русиянең Грузиядән айрылырга теләгән төбәкләрдәге хәрбиләрен 3.800 гаскәригә арттырыга планлаштыра. Мәскәүнең шулай ук Кадори һәм Ахолгоридәге хәрбиләрен чигенергә нияте юк.

Русия хәрбиләренең буфер зоналардан чигенүе белән Европа берлегенең 200 дән артык күзәтүчесе, солых килешүенең үтәлешен контрольдә тоту өчен бу буфер зоналарга керә башлады. Кичә Франция тышкы эшләр министры Бернард Кошнэр Русия хәрбиләренең зоналардан чигенүен күзәтү өчен Грузиягә килде.

Медведев кичә Франция сәфәре вакытында ясаган чыгышында Францияның Грузия низагын чишү максатында күрсәткән тырышлылыгын мактады: "Хәзер Абхазия һәм Көньяк Осетия чигендәге иминлек зоналары Европа Берлегенең күзәтү көчләре карамагына тапшырылды. Без Грузиянең янәдан бу җирләрдә низаг чыгаруына юл куймас өчен аларның үз вазифаларын тулысынча үтәвенә ошанабыз" дип белдерде..

Шулай да Грузия ягы өчен хәзерге вакытта иң мөһим мәсьәлә - бәрелешләр вакытында өйләреннән качып киткән кешеләрне өйләренә сау сәләмәт кире кайтару проблемасы.

Грузиянең качаклар мәсьәләсе буенча җәваплы вәкиле Коба Горгодзе, Русия белән башлаган бәрелешләр вакытында 36 мең гөрҗинең качарга мәҗбүр булуын һәм алар арасында якынча 17-18 мең кешенен генә өйләренә кире кайта алуын белдерде.
Горгодзе шулай ук өйсез калган кешеләргә "хөкүмәт якын арада калырга урын тәэмен итәргә ярдем итәчәк" дип әйтте.
XS
SM
MD
LG