Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия "умыртка баганасында" Акбулатов


Краснояр басмасы Акбулатовны “төбәктәге татар җәмәгатьчелеге хакыйки рәвештә горурлана торган кеше”, дип атады.
Краснояр басмасы Акбулатовны “төбәктәге татар җәмәгатьчелеге хакыйки рәвештә горурлана торган кеше”, дип атады.

Краснояр төбәгендәге хөкүмәткә узган атнада билгеле татар кешесе Әдһәм Акбулатов җитәкче итеп утыртылды.

Русия умыртка баганасы

Татар конгрессы башкарма комитеты шушы яктагы татарларның “горурлыгы” булган 48 яшьлек Әдһәм Шөкри улы Акбулатовны җаваплы урынга куелуы уңаеннан котлады. Котлауда Красноярны (Красноярски крае) “Русия икътисадының умыртка баганасы” дип атаганнар.

Алтыннан да кыйммәт платина

Краснояр төбәге ике миллион 340 мең квадрат километр мәйданга ия. Краснояр төбәгендә 42 район,15 шәһәр һәм дүрт ябык территория бар. Ул Русиянең иң эре җирләренең берсен алып тора. Шулай ук бу як үзенең табигый байлыклары белән шаккатыра. Аларда никель, алтын һәм алтыннан да кыйммәт торган платина да табыла.

Автоном округларны куштылар

Анда өч миллионга якын кеше яши. Төбәккә узган елны әле тагын рәсми рәвештә Долган-Ненец һәм Эвенк мохтар округлары да кушылды. Билгеле булганча, бу эшкә Татарстандагы татар милли оешмалары каршы чыккан иде. Шулай иттереп бу төбәктә урыс белән бергә украин, татар белән бергә абориген хакас, эвенк, долган, ненец, якут, нганасан, кет, эн халыклары да яши.

Фәкыйрь Идел-Уралдан ерак себергә

Краснояр ягында татарлар да шактый. Инкыйлабка кадәр шушы яктагы шәһәргә ишарәләп “минусинск татарлары” дигән төшенчә дә булган. Тик алар мәҗүси яки һәм правослаулаштырыла башлаган хакаслар. Дөрес, аларда үзаң буенча яки туган телләрендә бер-берсенә “тадар” дип эндәшү дә бар. Столыпин реформасы башлангач, фәкыйрь һәм тыгыз урнашкан Идел-Уралдан да шактый татар шул якка җир алырга юнәлгән. Тайга ягында яшим дисәң кануннары җиңелрәк, ашыйм дисәң икмәге мулрак, йорт салыйм дисәң агачы да күберәк булган.

Урыс санын арттыралар

Мөхәҗир агымы совет чорындагы ачлык яки милли, дини, мөлкәти кысулар вакытында да дәвам иткән. Шулай ук “алга киткән социализм” чорында да бу якларга шактый белгеч, эшче күчеп килгән. Анда 1989 елда рәсми рәвештә 55 мең татар яшәгән. Хәзер исә илле меңнән кимрәк, дип саныйлар. Ярымкан булганнары яки урыс, украин белән гаилә корып урыс санын арттыручылары да шактый, дип сөйлиләр анда.

50 авыл, 50 мең кешегә 11 оешма

Ни дисәң дә анда әле дә 40 татар авылы бар. Хәлбүки, төбәк рәсмиләре шулай ди. Ә Казандагы татар конгрессы иллегә якын татар авылы бар, ди. Егерме авыл Пиров районында урнашкан. Тик ул авыллар арасында үлеп барганы да шактый. Бары тик берничәсендә генә сабан туй ясый алалар. Шулай ук күбесендә рәсми теркәлгән мәчет яки мәхәллә дә юк. Илле мең кешегә, илле авылга 11 генә татар иҗтимагый милли һәм дини оешма эшли, дип санала.

Алтмыш елдан соң

Сугышка кадәр Краснояр ягында 33 мәктәптә татар телендә белем бирелгән. Хәзер кабаттан телне өйрәнүгә кызыксыну бар. Сигез мәктәптә туган телне укыталар. Татар конгрессы һәм мәдәният министрлыгы шул якка милли китаплар җибәреп тора. Сугышка кадәр төбәк үзәге Краснояр шәһәрендә милли җыен уза торган булган. Туксанынчы еллар ахырында, алтмыш елдан соң, сабан туе кабаттан торгызылган.

Бердәнбер түгел

Бүгенге “баш вәзир” Акбулатов андагы бердәнбер татардан чыккан түрә яки билгеле татар кешесе түгел. Ишморат Гайнетдинов, Равиль Бикбаев кебек районнарда хакимият башлыгы булып торучылар, Галия Фадеева кебек шәһәр түрәсе, Роман Солнцев кебек әдиб һәм башкалар татар диаспорасы өчен горурлык булып тора.

Татар иреге кайда бетә?

Әдһәм Акбулатов красноярлыларга икътисадчы буларак таныш. Өч ел элек исә ул шул амплуасыннан читкә китеп “Вечерний Красноярск” газетасына: "Бездә милли сәясәт юк – милли проблемалар бар" дигән әңгәмә биргән булган. Краснояр басмасы Акбулатовны “төбәктәге татар җәмәгатьчелеге хакыйки рәвештә горурлана торган кеше”, дип атады. Бу әңгәмәсендә татардан чыккан түрә “милләтчелек” һәм “тулысынча эреп юкка чыгу”ны ике капма каршы тарафлар, дип атаган иде. Әдһәм Акбулатов Русиядә, җирле халыкларның вәкилләренә дә, яңа гына күченеп килә башлаган кешеләргә дә вөҗдан яки дин, мәдәни ирек бирелергә тиеш, дип белдергән.

XS
SM
MD
LG