Accessibility links

Кайнар хәбәр

Баш мөфтигә православлар бүләге


Үзәк диния назәрәте оешуга 220 ел тулу уңаеннан фәнни-гамәли конференция булып үтте.

Чара кысасында баш мөфти Тәлгать Таҗетдинны 60 яше белән дә котладылар. Чараларда Русия президент киңәшчесе Алексей Гришин һәм төрле төбәкләрдән килгән руханилар катнашты. Алексей Гришин Русия президенты Дмитрий Медведевның Тәлгать Таҗетдинне котлавын укып ишеттерде.

Мортаза Рәхимов юбилярга “Дуслык ордены” тапшырды. Русиянең православ чиркәве башы Алексей 2 мөфтинең православларның “Кенәз Данил” ордены белән бүләкләнүен белдерде. Православ бүләгенә башка дин әһелләренең бүләкләнү очрагы булмаган. Алексей сүзләренчә, мөфти бу бүләккә православ чиркәве белән дуслык һәм хезмәттәшлекне үстерүгә керткән өлеше өчен лаек булган.
XS
SM
MD
LG