Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халык авазы: Акчагызның банкта сакланып калуына ышанасызмы?


- Америкада хәзер кризис бара. Бик күп эре банклар банкротка төшә. Безгә дә килеп җитәчәк бу хәл. Шуңа күрә банкта акча саклау ышанычсыз. Берничә елдан соң бәяләр артачак, шуңа күрә күчемсез милек, алтын алып калсаң бу акчалар югалмаячак һәм кешенең үзенә кире кайтачак.

- Минемчә, юк ышанып булмый.

- Банкта акча саклау ышанычсыз. Банкта акчаны тотмыйбыз. “Банк России”,”Ак барс” банкында кредит кына алабыз.

- Кеше үзен-үзе саклыйм дисә, акчасын банкта тотарга тиеш түгел, ә иминият компаниясендә тотарга тиеш. Мин акчаларымны Америка иминият компаниясенең Мәскәүдә теркәлгән Русиядәге бүлегендә тотам. Аның бөтен активлары Русиянең 30% базарын тота. Мин аңа ышынам.

- Бер банкка да ышанып булмый. Чөнки туганнан бирле без аларның әкиятләрен ишетеп үстек. Без Армениядән. Союз вакытында без акчаларны тота идек банкта, алар шул килеш калдылар инде. Банкта алдыйлар, шуңа без аларга ышанмыйбыз. Машина, алтын алу яхшырак.

- Минем үземнең акчам юк сакларга. Мин дини кеше. Процент системасын Аллаһы тәгалә хәрам кылган. Аның бәракате булмаячак. Киләчәге юкка чыгачак. Шуңа күрә акчаларны эшләтергә кирәк, алар сакланып кына ятмасын. Дәүләткә, халкыбызга файда китерсен өчен күчемсез милеккә, ниндидер файда китерә торган җитештерү ысулы белән эшләүче ширкәтләргә кертергә кирәк.

- Без кризисны тоймыйбыз. Ә кем зур акчалар белән эш итә, менә хәзер аларның чумаралары кими.

- Ә без үзебезнең кечкенә акчаларны “Энерго”коммерция банкында саклыйбыз. Аларда еллык процент 12,5% өстәлә. Без аларга ышанабыз.

- Без студентлар, бездә акчалар юк.

- Кесәдә, өйдә саклыйбыз. Безнең банкта карточкаларда бирелгән хезмәт хакы гына саклана, чөнки барысын да алып бетермисең. Миллионнар белән эш иткәнебез юк. Әгәр дә акча бик күп булса, күчемсез милек кенә алырга кирәк. Машина да чери, алтынның да бәясе төшә, шуңа мин банкларга ышанмыйм.

- Элек бер саклаган идем, 500сумлык страховканы. Янды ул, хәзер аны ала да алмыйм, өмет тә юк, сакламыйм да. Элек шундый тәртип бар иде: эштә хезмәт хакыннан 5 ел буе ай саен күпмедер җыеп бара идек. Шуны җыйганнан соң, мин ул акчаларны кызыма күчергән идем. Аны хәзер алып та булмый, янды ул, ята ул шунда книжкада.

- Башны ватмыйсың акча булмагач, акча юк кесәдә, ике кесә дә буш.

XS
SM
MD
LG