Accessibility links

Кайнар хәбәр

БТК рәисе кырымтатарлары белән очрашты


Мостафа Җәмилев (C), Ринат Закиров
Мостафа Җәмилев (C), Ринат Закиров

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров 9-12 октябрьда Ялтада узган Русия ватандашларының халыкара шурасы президиумының күчмә утырышында катнашты.

Бу утырыш «Кырымда ватандашлар көне» дигән бәйрәмгә туры китерелеп уздырылды.

Президиумның күчмә утырышы Кырымдагы Рус Думасы бәлән бергә Ялтаның Ливадия сараенда ачылды.

БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров үз чыгышында татар конгрессының эшчәнлегенә тукталды. Шулай ук ул Татарстандагы милләтара вәгзыять, чит илләрдә яшәгән татарларның мәсьәләләре буенча Русия тышкы эшләр министрлыгы белен эш иткәне хаккында сөйләде.

Әлеге утырыштан соң Ринат Закиров Акмәчеттә мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев белән очрашты. Монда шулай ук мәҗлес рәисенең урынбасары Рифат Чубаров, эшкуар Равил Сунюков катнаштылар.
Д.Османов (с), А.Хәмзин, Р.Чубаров, Р.Закиров, М.Җәмилов, Р.Сунюков


Ринат Закиров Кырым Казан элемтәләре турында сөйләп, болай диде: «Без төрле илләрдә яшәсәк тә, бер-беребез белән элемтә урнаштурыдан тыш, бер-беребезгә таянып, хакларыбызны химәя итергә тиешбез», диде.

Ринат Закировның «Кырымтатарларына Украина хакимияте ничек карый?», дигән соравына, Мостафа Җәмилев: «Төрлечә, ә кайбер украин сәясәтчеләре кырымтатарларына хәвефле бер көч итеп карыйлар», дип җавап бирде.

Ринат Закиров, Кырым җирендә Казан татарлары да яши, аларның мәнфәгатьләрен кайгырту буенча эшебезне җәелдерергә уйлыйбыз, диде.

Очрашу вакытында Бөтендөнья кырымтатар конгрессына әзерлек, БТК белән хезмәттәшлек турында сүз барды.
XS
SM
MD
LG