Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә Олимпиада өчен җаваплы яңа вице-премьер булачак


Русия президенты Дмитрий Медведев хөкүмәт башлыгы тәкъдимен кабул итеп, махсус 2014 елгы Олимпиадага әзерлек өчен җаваплы вице-премьер вазифасын булдыру турында белдерде.

“Мин хөкүмәтнең төзелешен үзгәртү турындагы тәкъдимне кабул иттем, 2014 елгы Олимпиада һәм Параолимпадага әзерлекне алып баручы премьер-министр урынбасары якын арада хөкүмәттә барлыкка киләчәк”, дип белдерде Медведев Русия Дәүләт Шурасы утырышында.

Шулай итеп, Русия хөкүмәте рәисенең 8 урынбасары булачак.
XS
SM
MD
LG