Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балкарлар кабарда басымына зарлана


Кабарда-Балкар президенты Арсен Каноков
Кабарда-Балкар президенты Арсен Каноков

Кабарда-Балкарда азчылыкны тәшкил иткән балкарлар кабарда басымына зарлана. Президент Арсен Каноков, милләте белән кабарда, моны кире кага.

Төрки халык булган балкарлар 900 меңләп кешеле Кабарда-Балкар республикасында ни бары 11-12% тәшкил итә. Кабардалар - 55% чамасы. Дистә еллар буена балкарлар кабардалар тарафыннан кыйрсытылуга зарлана.

Бу зарларның тамырлары бик тирән. 1922 елда балкарларның өч ел гына яшәгән автономиясе бетерелә. 1944 елда алар Сталин фәрманы белән сөргенгә куыла. 1956 елда торган җирләренә кайтуга 4 балкар авылы кабарда контроленә бирелгән була. 1990-нчы елларда Чечен-Ингуш республикасы икегә бүленгәч, балкарлар да үз республикасын төзү омтылышы ясый. Әммә бу хәрәкәт бастырыла.

Дистә еллар кайнап килгән үз-ара дошмналык хисләре узган айда ачык каршылыкка китерде. Кабарда гаскәрләре Кырымтатар ханлыгын тар-мар итүгә 300 ел тулу уңаеннан Төньяк Кавказ буйлап җайдаклар йөреше үткәрелде. Шушы кәрван балкарлар яшәгән Кенделен авылына килеп җиткәч, авыл халкы юлны ябып куйган. Ике көн дәвам иткән каршылык балкар аксакаллары, президент идарәсе башлыгы һәм парламент рәисе катнашуы белән генә хәл ителгән.

Президент Каноков бу вакыйганы республикада милләт-ара дуслыкны һәм сәяси тотрыклылыкны какшату ниятеннән ясалган провакация дип атады. Бары тик Дума депутаты Михаил Залиханов бу вакыйга турында Мәскәүнең кайбер кабинетларына җиткергәннән соң, Каноков өч ел элек кәнәфиенә утырганнан бирле беренче тапкыр балкар вәкилләре белән очрашырга карар иткән.

8 октябрьдә үткән очрашуда катнашкан Балкар халкының аксакаллар шурасы әгъзасы Вячеслав Җанбәков радиобызның Төньяк Кавказ бүлегенә әйтүенчә, Каноков Балкариянең Кабардадан аерылып чыгуына юл куелмаячак дигән. Андый ниятләр булса, аларны бастырырга көч җитә, дигән ул.

Берүк вакытта Каноков балкарларның эзәрлекләнү гаепләүләрен кире каккан һәм аларны милләт-ара киеренкелек тудыра торган белдерүләрдән тотылып калырга өндәгән.

Моңа җавап итеп балкарлар икенче сыйныф халык булып башка яшәргә теләмәвен җиткергән.

"Балкарлар үзләренең мыскыллануына, хокуксызлыгына башка түзеп утырмаячак, - ди Җанбәков. – Алар төбәкнең тарихын бозуга юл куймаячак."

Әммә бу сүзләр президент Каноковка әллә ни йогынты ясамаган булса кирәк.

"Ул безне аңламады, аңларга да теләми, ди Җанбәков. – Ул Русия кануннарын, хәттә Конституция мәхкәмәсе карарын танырга теләми."

Бу очрашудан соң өч көн үтүгә аксакаллар шурасы Нальчикта, театр бинасында еллык җыен үткәрергә теләгән. Әммә рәсмиләр рөхсәт бирмәгән. Нәтиҗәдә җыен театр каршындагы паркта милиция күзәтүе астында үткән.

Гыйнвар аенда Кабарда-Балкарның югары мәхкәмәсе аксакаллар шурасын, экстремизм турында канунны бозуда гаепләп, ул таратылырга тиеш, дигән карар чыгарган иде. Шура Русиянең югары мәхкәмәсенә шикаять бирде. Март аенда Русия мәхкәмәсе Кабарда-Балкар мәхкәмәсенә эшне кабат карарга кушты.

Мәхкәмә яңа карарын әле дә чыгармаган. Шуны сәбәп итеп, түрәләр театр бинасын бирмәскә булган. Балкарлар моны милли хокуклар бозылуның чираттагы очрагы дип бәяли.

XS
SM
MD
LG