Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучылар качаклар турында сөйләшергә чакыра


Русия хокук яклаучылары Грузия-Русия мөнәсәбәтләрен тикшерүче Женева очрашуында катнашучыларны Кавказагы кризисның һуманитар проблемаларына төп игътибарны бирергә чакырды. Беренче чиратта, хокук яклаучылар качакларның өйләренә исән-имин кайтуына мөмкинлекләр тудыру кебек мәсьәләләрне тикшерергә чакыра . Бу мөрәҗәгатьне Мәскәү Хелсинки төркеме, “Мемориал” үзәге, “Кеше хокуклары өчен” хәрәкәте һәм башка оешмалар имзалаган.
Бүген Русия һәм Грузия вәкилләре сугыштан соң беренче тапкыр сөйләшүләр башларга тиеш. БМО баш секретаре Пан ги Мун Женевада ябык ишекләр артындагы үтәргә тиешле ике яклы сөйләшүләр якларның бер берсенә ышанчын кайтарырга тиеш, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG