Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковская эшендә тыңлаулар башланды


Адвокатның берсе утырышта катнаша алмады. Машинасында агулы матдә табылганнан соң, үзен начар хис итә башлаган. Тыңлауларны кичектерү үтенече кире кагылды.

Журналист Анна Политковскаяның үтерелү эше кысаларында беренчел тыңлаулар чәршәмбедә Мәскәүнең хәрби мәхкәмәсендә башланды.

Гаепләнүчеләр сәкесендә өч кеше утыра. Чечен егетләре, абыйлы-енеле Җабраил һәм Ибраһим Мәхмүтовлар Политковская артыннан шымчылык итүдә, оешкан һинаятчелеккә каршы көрәш идарәсенең элекке хезмәткәре Сергей Хаҗикорбанов аларга техник ярдәм күрсәтүдә гаепләнә.

Тәтегә басуда шикләнелгән Рөстәм Мәхмүтов чит илгә чыгып качкан, халыкара эзләүгә тапшырылган. Үтерүне оештыручылар, "заказ" бирүчеләр, әлегә билгесез санала.

Заманында Анна эшләгән басма, Новая газета мөхәррире урынбасары Сергей Соколов аларның берәр кайчан җавапка тартылачагына өметләнә.

"Һичьюгы мин моңа өметләнәм, - ди Сергей. – Моңарчы тикшерүчеләр кулыннан килгәнен эшләде. Аларның да, мөстакыйль тикшерү алып барган Новая газетаның да үз нәтиҗәләре бар. Минемчә, оештыручыларның исемен ачыклап була. Тик менә аларны мәхкәмә алдына бастырып, гаепләрен исбатлап булырмы, сорау булып кала."

Карина Москаленко
Политковская гаиләсе адвокатларының берсе, берүк вакытта Юкос эшләре белән шөгыльләнүче һәм Европа мәхкәмәсендә чечен халкы мәнфәгатьләрен яклаучы Карина Москаленко бүгенге тыңлауда катнаша алмады.

Страссбургта Москаленко гаиләсе машинасында агулы матдә табылганнан соң, Карина ханым үзен начар хис итә башлаган.

"Карина әйтүенчә, якшәмбедә аның ире машинаны тазартканда терекөмешкә охшаган матдә тапкан", - диде радиобызның урыс бүлегенә адвокат Анна Ставицкая.

Карина ханымда гына түгел, аның балалырында да күңел болгану, көчле баш авыртулар булган.

"Аның машинасында күп кеше йөреде, шуңа күпләр зыян күргән, шул исәптән, кечкенә балалар да", - диде адвокат Ольга Михайлова.

Француз тикшерүчеләре бу вакыйга уңаеннан тикшерү эшләре башлаган.

Москаленко үзе моны агулау нияте дип бәяли.

Карина ханымның тыңлауларда катнаша алмавы сәбәпле, адвокатлар утырышны бер атнага кичектерергә сораган. Аларның бу үтенече кире кагылган.

Адвокатлар бу эшне ачык мәхкәмәдә тикшерергә таләп итә. Прокуратура вәкилләре, бу җинаять эшенә "яшерен" мөһере сугылган дип, каршы чыга.

Киләсе тыңлаулар 17 ноябрьгә билгеләнде.

Анна Политковская 2006 елның 7 октябрендә, Владимир Путинның туган көнендә, Мәскәүдәге фатирының ишек төбендә атып үтерелде. Политковская Кремльнең Чечня сәясәтенең кискен тәнкыйтьчесе санала иде.

XS
SM
MD
LG