Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югалсам да, көт син мине! (27) Алматы - Ташкент- Анапа - Ульян - Казан


Чираттагы тапшыруыбызда без синыфташларын, бергә армиядә хезмәт иткән яшьтәшләрен эзләүчеләр турында хәбәр итәрбез. Һәм шулай ук уллары Сергейның автомобиль һәлакәттә һәлак булган атаның кызы, ягъни бердә күрмәгән оныкчыклары Эльвираны, дәүәтисе белән дәүәнисе эзләве турында. Алар Элвираның әнисе Наилә исемле икәнен генә беләләр. Бу хатның эчтәлеге белән тулырак итеп Илгизәр Шәрәфетдинов таныштырыр:

“Сергей Наилә белән Казанда 1998 елның ахырында танышканнар. Соңгы тапкыр Сергей Наилә белән 2000 елның октябрь аенда күрешкәннәр. Наилә ул вакытта тулай торакта яшәгән булган. Наилә, бәлки Зуев Сергей Викторовичның вафат булуын әле белми дә торгандыр. Аларның кызлары Элвираның туган көне 1999 елның 1ноябре. Шушы мәгълүматлар белән генә безгә эзләргә туры киләчәк”, диде Илгизәр Шәрәфетдинов.

Казакъстанның Алмата шәһәреннән килгән хатта Шарипова Жанна Жаслан кызы, үзенең 5 сыйныфтан ук дуслашып йөргән ахирәте - Нуркаева Римма Салават кызын югалтуы һәм аны сагынып эзләве турында хәбәр иткән.Ул хатка болай дип язган:

“Без 3 ахирәт кыз идек. Икенче ахирәтем янымда яши, ә менә Римманы табасы килә. Без 9 сыйныфны тәмамлаганнан соң, 1994елда Риммалар гаиләләре белән Татарстанга, Яшел Үзәнгә күчтеләр. Ул үзе Алматага килгән булган 3 ел элек, әмма без ул чакта да очраша алмадык. Нуркаева Римма 1996 елда Казанда мәдәният һәм сәнгать академиясенә укырга кергән, факультетын белмим. Ләкин аның бик матур итеп рәсем ясый торган сәләтен беләбез. Һәм ул һәрвакыт мультипликацион фильмнар төшерү буенча рәссам булырга хыяллана иде. Аның турында берәр нәрсә белсәгез, зинһар өчен язып җибәрегез әле”, дип үтенгән Жанна Шарипова.

Шулай ук Ташкент шәһәреннән Смолякова Валентина Андреевнадан да хат килгән. Ул Фаррахова Сәрия белән Ташкент шәһәрендә 1995 елга кадәр бергә яшәүләре турында яза. Әмма шул елны ул Саров шәһәренә күчүе турында әйтә. Шулай булса да, Сәрия белән элемтәләре өзелмәвен яза. 2000 елны Сәриянең Татарстанга күчеп китүе белән Валентинаның да шул чорда торган адресы үзгәрүе сәбәпле, алар бер-берсен югалталар. Ташкент шәһәреннән Татарстанга кайткан Сәрияне табып бирегезче, дип язган ул бу хатка.

Чираттагы хатлар армия сафларында бергә хезмәт иткәннәрдән.

Армия сафларында бергә хезмәт иткән Артамохин Андрей Владимир улы Вәлиев Русланны эзли. "Бик тә элекке дусларны күрәсе килә", дип яза ул хатында.

Кривой Рог шәһәрендәге авиа техник мәктәбендә укыганнар алар. Андрей Русланны 1988 елдан бирле эзли. Вәлиевнең Молдавиядә Мукачево шәһәрендә хезмәт итүе турында яза. Ул Кривой Рогка минем туйга килгән иде. Шуннан соң безнең аның белән очрашкан булмады, дип яза ул.

Ә Шашкин Михаил Анатолий улы 1978 елдан бирле 1958 елгы Фатхуллин Әхәтне эзләве турында яза. Алар армиягә Татарстаннан чакырылган булганнар һәм Германиянең Висмар шәһәрендә бергә хезмәт иткәннәр. Бик тә күрешәсе килә Әхәт белән, дип яза Шашкин Михаил.

Шулай ук Абросимов Андрей Владимир улы Ульяновский шәһәрендә яшәүче 1963 елгы Зарипов Фәрид Фәрхетдин улын эзли. "Хәрби десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә теләгебез бар иде. Фәрид Псков өлкәсендә хезмәт итә башлады, аннан Мәскәүгә күчте, аннан Ульяновский шәһәрендә хезмәт итте. Аннан соң Чечняга командировкага җибәрделәр аны. Без гаиләләр белән дус яшәдек. Белоруссиядән Кунгур шәһәренә барганда Мәскәүдә Фәридләрдә кунак булган идек. Бик күрешәсе килә", дип яза Андрей Абросимов.

Кешенең яшь вакытында тулай торакта яшәвеме, армия сафларында бергә хезмәт итүеме, уку йортларында бергә белем алуымы, шул вакытта кеше күңелендә барлыкка килгән дуслык хисләре алар чынлап та һәр кеше өчен бик кадерле мизгелләр булып саклана. Шулай ук бу хатлардан шуны да күзәтергә була: бик күп төрле милләт кешеләре татарларны эзлиләр. 100 сум акчаң булганчы, 100 дустың булсын дигән халык мәкале бар. Шуңа күрә кешеләр дусларын эзлиләр. Ә әшәке, саран, явыз кешеләрне кешеләр эзләмиләр бит, ә мәрхәмәтле, йомарт, шәфкатьле кешеләрне эзлиләр. Ә без сезгә дусларыгызны табырга ярдәм итәрбез. Эзләгәннәрегез турында Казан-61, 142 абонемент тартмасына язып җибәрә аласыз.

XS
SM
MD
LG