Accessibility links

Кайнар хәбәр

Варшауда беренче мәчет төзелерме?


Варшауда яшәүче 7 меңләп мөселманны вәкиллек итүче җирле мөселман дини берләшмәсе шәһәр хакимиятләренә мәчет төзү турында мөрәҗәгать белән чыкты.

Хәзергә Варшау мөселманнары шәһәр үзәгеннән читтә урнашкан җимерек хәлдәге иске бер йортта гына җыела.

Варшау мөселманнары шәһәрнең Ау районында мәчет төзергә тели.

Бу төзелеш Икенче дөнья сугышына кадәр үк планлаштырылган булган. Сугышка кадәрге хариталарда анда Мәккә һәм Мәдинә урамнары булган. Мәчетне шул урамнар арасында төзү ниятләнгән. Хәзер исә анда кечкенә бер бакча барлыкка килгән.

Варшау татарлары әле ХХ гасыр башларында ук шәһәр хакимиятләреннән анда мәчет төзү өчен рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткән.

Хәзерге төзелеш өчен шул чакта шәһәр архитекторлары әзерләгән проектны үрнәк итеп алырга телиләр.

Мәчет 25-әр метр биеклектәге 4 манаралы һәм алар арасында урнашкан 20 метр биеклектәге гөмбәзле булыр дип планлаштырыла. Ул берьюлы 400 кешене сыйдырырга тиеш.

Әмма Ау районында яшәүче күп кенә кешеләр андагы бакчаны саклап калырга теләп мәчет төзелешенә каршы чыга. Андагы агачларны кисү өчен рөхсәт алу да җиңел булмыячак.

Шәһәр хакимиятләре мәчет өчен җирне башка урыннан да тәкъдим итәргә мөмкин.

Хәзергә Польшада 3 кенә мәчет бар.
XS
SM
MD
LG