Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ һәм Гыйрак беренчель килешү төзеде


АКШ һәм Гыйрак американ гаскәрләренең Гыйракта нинди шартларда хезмәт итүе, аның хокуки нигезләре турында беренчель килешү төзеде. АКШ саклану министрлыгы вәкиле Джефф Моррелл, бу килешүнең эчтәлеге хакында ике илнең сәяси дәирәләрендә килешенгән иде, дип хәбәр итте.
Бу ел ахырында БМО мандатының вакыты бетә, яңа килешү АКШ гаскәрләренең алга таба Гыйракта урнашуына хокуки нигез бирәчәк.

Яклар арасында каршылыклар да булган. Аерым алганда АКШ гаскәрләрен Гыйрактан чыгару җәдвәлен шушы килешүгә кертү-кертмәү мәсьәләсенә ике илнең карашлары аерылды, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG