Accessibility links

Кайнар хәбәр

Билгесез ерткыч 50 сарыкның башына җиткән


Билгесез хайван росомаха булырга мөмкин
Билгесез хайван росомаха булырга мөмкин

Питрәч районы Чыты авылында көтелмәгән кунак пәйда булды. Билгесез хайван бер ай эчендә генә 50 сарык белән сыйланырга өлгергә.

Авыл халкын иң гаҗәпләндергәне: исеме билгеле булмаган ерткыч сарыкларны буып, каннарын гына эчә. Бу турыда бөтен Татарстан халкы хәбәрдәр инде. Ерткыч кан белән туклануын хәзер дә дәвам итә микән? Чыты халкы малларын төнлә саклауны туктатканмы әле?
Билгесез җан иясе беренче төнге авы вакытында алты сарыкны буып ташлый. Аннан һәр көнне сарыкларга һөҗүм итү күзәтелә. Әлеге югалтулардан соң авыл халкы төнлә йокламый башлый. Әлеге “куркыныч әйбер” зират ягыннан килә дип тә әйтүчеләр бар. Сарык каны белән тукланучы җанварның абзарга кергән тишегенә караганда, буе ярты метрдан артык булмаска тиеш.

Зыян күрүчеләр әйтүенчә, ерткыч кара йонлы, мәчедән бераз гына зуррак, тырнаклары котычкыч зур. Хәтта тырнаклары “тып-тып” йөргән тавыш та чыгара. Аны күрүчеләр , ул берәүдән дә курыкмый, диләр. Хуҗалыкны саклаучы этләр дә хуҗаларының аяк араларына кереп поса икән. Әмма авыл кырыенда урнашкан йортларның каралты-кураларына гына үтеп керә. Чыты авылында яшәүче Рәвисә әби, әлеге җанвардан куркып, төннәрен йокламыйм, ди.

Казан зообакчасының зооветерания бүлеге директор урынбасары Александр Малев, бер атна элек биргән аңлатмасында, әлеге җанвар бүре яки росомаха булырга мөмкин дип фаразлаган. “Әмма бүре сарыкларны булганчы этне юк итәр иде. Шуңа күрә бу билгесез җәнлек росомахадыр. Аның каравы, алар безнең тирәлектә яшәми. Алай да росомаханың көненә 75 чакрым ара үтә алуын исәпкә алганда, безгә төньяк районнардан килеп җитә алган дип фаразларга була.

Әйтергә кирәк, әлеге төр җәнлек койманы да кимереп керергә сәләтле. Һәм бер төндә берничә дистә хайванның бугазын чәйнәп өзә ала. Хәзер исә сарыкларны кыргый хуҗасыз этләр буган дигән фикер дә бар. Чөнки росомаха сарыкның башын кимереп бетерер иде”, ди Александр Малеев. Әмма авыл кешеләре моның белән килешми. Чөнки кыргый этләрдән йорт эте куркып качмас иде. Аннан кешеләрнең тасвирлаулары буенча җанвар росомахага охшаган. Койрыгы озын, тырнаклары очлы...

Ә росомаха турында фәндә нәрсәләр билгеле соң? Ул латинча “күп ашаучы” дигәнне аңлата. Фән әйткән әлеге фикернең дөреслеккә туры килүенә Чыты халкы төшенде инде. Аның гәүдә озынлыгы 76-86 см (ата росомахалар 105 см ) , койрыклары 18-23 см, буйлары 40-45 см, авырлыклары 11-19 кг икән.

Тышкы кыяфәте белән ул аюны, яки бурсыкны хәтерләтә. Авыл апалары исбатлаганча, тырнаклары бик зур. Тешләре дә бик үткен булуы билгеле. Тиресе аксыл, яки кара-коңгырт төстә булырга мөмкин. Аяклары көчле, койрыгы озын, тырнаклары үткен һәм очлы булу нәтиҗәсендә, агачларга бик җиңел үрмәли ала. Күзләре яхшы күрсә дә, тавышны начаррак ишетә һәм исне тоеп бетерми. Төлке ләңгелдәвенә ошаган тавышлар чыгара.

Росомаха Евразия һәм Америка җирләрендә киң таралган. Европада бары Скандинавия ярымутравында һәм Финляндиядә генә сакланып калган. Ягъни ул Русиянең төньягында яши. Аның таралу чикләре Ленинград һәм Вологда төбәкләре һәм Пермь өлкәсе тирәләренә килеп төртелә. Шулай ук, росомаха Себердә көн күрә.

Росомаха аерым тереклек итүче сак, көчле җанвар. Оясын тарлавык, тау кыяларында булдыра. Ауга эңгер-меңгер вакытта гына чыга. Башка җәнлекләрдән аермалы буларак, росомаханың хайваннар аулый торган, үзенеке дип санаган җирләре була. Әлеге мәйдан 1500-2000 кв км тирәсен тәшкил итә.

Росомаха күп очракта үләксә, хәтта кеше мәетләре белән туклана. Шулай ук, куяннар, кошлар тота. Тояклы малларга сирәгрәк ташлана. Росомаха кызу йөри торган җанвар түгел. Кагыйдә буенча, корбаннарын качып торып озаклап саклап утыра. Февраль - март айларында ана росомаха 2-4 бала тудыра.

Соңгы көннәрдә билгесез ерткычның канлы эзләре күренми, шулай да мал абзарларына тишек ясалу аның якында гына йөрүен тасвирлый. Кайбер белгечләрнең аны кыргый эт дип санавы, бу җинаятьнең кешеләр кулы белән эшләнмәвен исбатлау өчен генә җайлы. Шуңа күрә көчле кара җәнлекнең озын тырнаклары йорт хуҗаларының төшенә керә. Росомахамы бу җанвар, башка ерткычмы барыбер билгесезлек шомы һәр кич саен Питрәч авылларына гына түгел, якын тирәдә яшәүчеләрне дә йокысыз калдыра.
XS
SM
MD
LG