Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әс-Садр тарафдарлары АКШның Гыйракта калуына каршы


Багъдадта шыгый дин әһеле Моктада әс-Садрның меңнәрчә тарафдары АКШ хәрбиләренең Гыйракта булуына каршы урам җыены үткәрде.

Анда әс-Садрның Гыйрак парламентына мөрәҗәгате укып ишеттерелде. Әс-Садр АКШ хәрбиләренә Гыйракта тагын 3 елга калу мөмкинлеге бирәчәк диелгән АКШ-Гыйрак иминлек килешүен кире кагарга чакырды.

ВМО Иминлек шурасының АКШ хәрбиләренә Гыйракта тору рөхсәте бирүче резолюциясенең мөддәте бу ел ахырында чыга. Яңа килешү ул резолюция урынына килергә тиеш.

АКШ һәм Гыйрак рәсмиләре бу турыда гомуми килешүгә ирешсә дә, аның әле ике ил җитәкчеләре тарафыннан раслануы зарур. Килешү турында тәфсиллерәк мәгълумат җәмәгатчелеккә ачык түгел.
XS
SM
MD
LG