Accessibility links

Буш халыкта өмет артуын күрә


АКШ президенты Джордж Буш американнар дөнья икътисадый кризисыннан чыгу турында өметлерәк уйлый башлады дип исәпләвен белдерде.

Луизиана штатында кәсепчелек җитәкчеләре белән очрашудан соң Буш халыкның мөнәсәбәте "паникага якын"нан "җиңелчә"гә үзгәрде дип исәпләвен әйтте.

Буш халык финанс кризисыннан чыгу өчен хөкүмәт җитәкчелегедәге чаралар, шул исәптән АКШ конгрессы хуплаган 700 миллиард долларлык коткару планы китергән үзгәрешләрне күрә башлый диде.

Кичә АКШ үзәк банкы рәисе Бен Бернанке икътисадка өстәмә этәргеч бирү өчен хөкүмәтнең тагын да акчалар бүлүе яхшы булыр иде диде.
XS
SM
MD
LG