Accessibility links

Кайнар хәбәр

Габделбәр Фәйзрахмановны Омскида да искә алдылар


Габделбәр Фәйзрахмановның 2004 елда Омскидагы сәфәре
Габделбәр Фәйзрахмановның 2004 елда Омскидагы сәфәре

Күренекле галимнең якты истәлеге Казанда гына түгел, Омскида да саклана.

Күптән түгел Казанда тарихчы, Себер татарлары тарихын өйрәнүче галим Габделбәр Файзрахмановның якты истәлегенә һәм аның турында хәтирәләр тупланган “Милләт.Чор.Шәхес” исемле китапны тәкьдим итүгә багышланган кичә булып узды.

Аны Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм Габделбар абыйның балалары оештырды. Катнашучылар һәм кунаклар Татарстаннан, Русиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Себер ягы шәһәрләреннән - Төмән, Тубыл һәм Омскидан да булдылар.

Омски өлкәсеннән бу чарарада Үләнкүл авылы “Наза” ансамбле җырчысы Лотфия Жунусова катнашты. Казаннан әйләнеп кайтканнан соң ул татар җәмәгатьчелеге белән очрашып, кичәнең ничек узуы турында сөйләде, күңелендә туган хисләр белән уртаклашты.

Габделбәр абыйны искә алу кичәсендә Лотфия ханым себер татарларының “Шәм-Шәриф” Һәм “Бәхти Дәүләт” дигән борыңгы җырларын җырлап күрсәткән. Бу җырларны ул икенче көнне, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы оештырган, Флора Әхмәтова-Урманчены искә алу кичәсендә дә башкарган.

Лотфия ханым үзенең Гәбделбәр абыйны исән чакта белмәве, аның иҗаты белән таныш булмавы турында үкенечен белдереп сөйләде. “Авылыбыз шәһәрдән 260 чакрым ераклыкта. Шәһәрдә узган барлык чараларда да катнаша алмыйбыз. Дүрт ел элек Габделбәр абый Омскига килгән булган, мин ул турыда белмәдем. Билгеле ки, аның белән булган очрашуда да булмадым, китапларын да укыганым булмады.

Лотфия Жунусова
Казанда оештырылган кичәдә Габделбәр абыйның язучы буларак та, гади кеше буларак та хөрмәткә ия икәнлеге турында бик кызыклы итеп сөйләделәр. Мин аның турында ишетеп шаккатым, китапларын укыйсым килде. Рәхмәт Габделбәр абыйның кызы - Роза ханымга. Китәсе көнне ул әтисенең китабын кунакханәгә алып килде, миңа бүләк итте. Кош тоткан кебек булдым. Өйгә кайткач, рәхәтләнеп укыйм инде, язган булса. Пенсиядәге тарих укытучысы Мәрвия апага да биреп торырмын. Ул аның өчен дә бик кызыклы булыр. Мин себер татарларының борыңгы җырларын аннан өйрәндем”, ди Лотфия Жунусова.

Әйтергә кирәк, Омскида Габделбәр абыйны белүчеләр аз түгел. “Себер татарлары тарихы” китабы басылып чыккач, 2004 елның язында, Омскида аны тәкъдир итү кичәсе оештырылган һәм анда Габделбәр абый үзе катнашкан иде. Ул вакытта Габделбәр абыйның себер татарлары тарихын тирәнтен белүе, аңлаешлы итеп халыкка җиткерә алуы, татарларның бүгенгесе өчен борчылып яшәве, милләткә фидакарь хезмәт итүе һәм өлкән яшьтә булуына карамастан, иҗтимагый эштә актив катнашуы кичәдә булучыларны сокландырган һәм таң калдырган иде.

Хәзер дә Казанда Габделбәр Фәйзрахманов зурлап искә алынуы хакында омскилыларга җиткерелелде. “Умырзая” ансамбленең якшәмбе көнне булып узган концерт-кичәсе барышында сәхнәдән Габделбәр абый истәлегенә Казанда кичә оештырылуы һәм аның турында “Милләт.Чор.Шәхес” исемле китап басылып чыгуы хакында әйтелде.
XS
SM
MD
LG