Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бахмина Медведевтан ярлыкау сорый


Юкосның элекке юристы Светлана Бахмина Русия президентыннан ярлыкау сорый. Сигезенче ай балага узган хәлендә ул Мордовия төрмәсендә утыра. Русия рәсмиләре аны урлауда һәм салымнан качуда гаепли.

Юкос нефть ширкәтенең элекке юристы Светлана Бахминаның Русия президенты Дмитрий Медведевтан ярлыкау соравы турында дүшәмбедә Ведомости гәзитенә аның адвокаты Роман Головкин хәбәр итте. Светлана ханым үзенең мөрәҗәгатендә болай дип яза:

"Мин хөкемгә беренче тапкыр тартылдым. Элекке эш урынымда һәм төрмә идарәсе тарафыннан уңай бәяләндем. Тырыш хезмәтем һәм төрмәнең иҗтимагый тормышында катнашуым өчен макталганым бар."

Светлана Бахмина 2006 елның апрелендә Мәскәү мәхкәмәсе тарафыннан Томскнефть ширкәте милеген урлауда һәм салымнан качуда гаепләнеп 7 ел төмәгә хөкем ителгән иде. Шул ук елның августында хөкем 6 ярым елга үзгәртелде. Шуның 3 ел 9 аен ул инде утырган.

Риа-Новости агентлыгы хәбәр итүенчә, Бахмина үзенең гаебен таныган, гәрчә элек, бар гаепләүләрне кире кагып килгән иде. Шул ук вакытта ул мөрәҗәгатендә болай ди:

"Мин бер кайчан да зур милек хуҗасы, я җитәкче, я җинаятьтән файда күрүче булмадым. Дәүләтнең миңа финанс дәгъвалары юк, бар салымнарым түләнеп беткән. Бердән-бер теләгем – балаларым янына кайту. "

Сигезенче ай балага узган хәлендә Светлана ханым "баланың тоткында тууы ана өчен дә, бала өчен дә зур киеренкелек, аның сәләмәтлегенә зыян китерә ала", - дип яза һәм иреккә чыгарырга үтенә.

Мордовиянең район мәхкәмәсе аның бу үтенечен инде ике тапкыр кире какты.

Узган атна Русиянең бер төркем хокук яклаучысы, мәдәният әһелләре, иҗтимагый пулат әгъзалары Бахминаны ярлыкарга сорап президентка мөрәҗәгать итте. Бу мөрәҗәгатькә элекке совет президенты Михаил Горбачев, Мәскәүдәге Һелсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева кушылды.

Интернетта Bakhmina.ru исемле сәхифәдә Светлана ханымны иреккә чыгарырга таләп иткән имза җыю кампаниясе бара. Имзалар саны инде 54 меңнән арткан.

Белгечләр әйтүенә караганда, гадәттә ярлыкау мөрәҗәгате президент идарәсенә барып җиткәнче 3 айлап вакыт узырга мөмкин. Ләкин Русиянең мәгълүмат чаралары, Кремльдәге чыганакларына таянып, Бахмина очрагы тизрәк хәл ителергә мөмкин, дип яза.

Мондый ихтималга күмәк мөрәҗәгатькә имза куйган кайбер исемнәр дә ишарә итә. Мисал өчен, Кремль исеменә мәдхия җырлап тавышын югалта язган журналист Михаил Леонтьев, эшнең ничек бетәсен чамаламаса, могаен, мондый адымга бармас иде, ди аны белүчеләр.

Ничек кенә булмасын, Светлана ханым, башкалар белән чагыштырганда, ярлыкауга бәлки күбрәк лаеклыдыр.

Шушы көннәрдә Испан полициясе, ниндидер җинаять эше кысаларында, Бердәм Русия партиясенең югары дәрәҗәле рәсмие Владислав Резникның Майорка утравындагы вилласында тентүләр үткәргән.

Русия рәсмияре икенче көнгә үк аякүрә торып аны якларга, Думаның финанс базар комитетын җитәкләгән Резник әфәнде бу вилласын канунлы рәвештә сатып алган, дип акланырга тотынды.

Сишәмбедә Русиянең финанс министры урынбасары Сергей Сторчак иреккә чыгарылды. Ул бер төркем эшкуар белән берлектә, Алжир бурычларын хәл иткән арада, казнадан $43 миллион чәлдерүдә гаепләнә.

Тикшерү комитеты вәкиле, бу эш инде тикшерелеп беткән, гаепләнүче аңа йогынты ясый алмый, дип аңлатты. Сторчак әфәнде илдән китмәү кәгазен имзалап, иреккә чыгарылган. Гәрчә аның, Светлана Бахмина шикелле, ике айдан бала табасы юк.


XS
SM
MD
LG