Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әйтмәтов киносын күрсәтә алмадылар


Жюри рәисе Болотбәк Шәмшиев чыгыш ясады.
Жюри рәисе Болотбәк Шәмшиев чыгыш ясады.

Казанда совет язучысы Чыңгыз Әйтмәтовны искә алу кичәсе узды. Аны “Алтын мөнбәр”дәге жюри рәисе Болотбәк Шәмшиев ясады.

Ике төрле тамашачы

“Мир” кинотеатрында тамашачы ике төрле иде. Берсе гадәти яшьләр. Алары - кинозалда гадәти вакытта күрсәтелә торган “Адмиралъ” ише кассалы тамашаларга йөрүчеләр. Андыйларга кассада, сеансларның алмаштырылуын әйтеп тордылар. Бу көннәрдә “Мир”да мөселман киноларын күрсәтәләр. Кайберләре, безгә барыбер, акча түләргә дә кирәкми икән, дип кереп утырды. Шулай да искәрмәле тамашачы да бар иде. Әйтик, кинотеатр янында яшәүче кодагыйлар Галия Сәйфуллина һәм Мәдинә Гәрәева. Алар Әйтмәтов кичәсенә белеп махсус килгән. Исәпләре "Ак пароход" әсәре буенча төшерелгән фильмны карау иде.

Таралган, куылган татар балалары

Кодагыйлар Мәдинә Гәрәева, Галия Сәйфуллина "Ак пароход" әсәрен укыганнар. Киносын да карарга теләгәннәр.

“Без яшь вакытта китапларны яратып укый идек. Ә Әйтмәтов әсәрләре үзенең мистикасы белән безне үзенә тарта иде. Аның серле фикерләре татарга якын, алар тирән тамырлы”, дип сөйли Галия ханым Сәйфуллина. Ул Манитогорскига куылган репрессия корбаннары гаиләсендә туып-үскән. Азатлыкка әңгәмәсен дә ул курка-курка гына бирде. Кадерле әнкәсен “чын татар хатыннары” кебек чиста, хикмәтле иде дип искә алды. Алар нәселен Кукмарадан Урал тауларында бил бөгәргә куган булганнар. Шуңа күрә ул Әйтмәтовлар гаиләсе язмышын да үзе йөрәге аша уздырган. “Аның әнисе дә Кукмара ягыннан чыккан татар иде. Ул гомер буе ватанын сагынып яшәгән”, дип сөйләде ул.

Әнисе ватанында әҗәлен тапкан

Ә Болотбәк Шәмшиев, Чыңгыз Әйтмәтовның да Татарстанны үз итеп яшәвен искә төшерде. “Мин илле ел буе Әйтмәтов белән аралаштым. Ул кеше миңа абыем кебек иде, остазым иде. Соңгы юлы да аның Казанга булды”, дип сөйләде. Казанда әҗәлен очраткан язучыны Татарстан хөкүмәте Германиягә озатып дәваларга да тырышып карады. Тик ул инде аякка баса алмады. Болотбәк Шәмшиев остазы рухын шатландыру өчен Казанга жюри булып килергә ризалашкан.

Совет киносына техника табылмады

Шәмшиев совет чорында Чыңгыз Әйтмәтовның “Ак параход” әсәрен экранлаштырган булган. Шуны Мәскәүдән Казанда күрсәтер өчен кайтарткан. Әмма аны тамашачы карый алмады. Иске тасманы экранда күрсәтә торган совет аппаратлары Казан залында юк булып чыкты.

Татарстанны тотрыклы, ә Кыргызыстанны фәкыйрь, ди

Шулай да кыргыз режиссеры Казанны үз иткән. Ул Татарстанда матур яңа йортлар корыла, тормыш тотрыклы, дип сөйләде. Ә Кыргызыстандагы тормышны ул матди яктан бик авыр, дип бәяли. Шул сәбәпле киноларны да төшереп булмый ди.

СССР – урыс-төрки берлеге булган, ди

Болотбәк Шәмшиев хөкүмәт заказы белән кино төшереп булган совет чорын сагынып яши. Хәзер шул вакытларның кыйммәтләрен кадерләүчеләр Русиядә идарәдә, дип саный ул. Шәмшиев: “Кабаттан урыс-төрки берлеген торгызырга кирәк”, дип белдерде. Ул СССРда шундый “берлек” булган, дип саный.

“Үзбәкфильм”, “Кыргызфильм”, “Грузинфильм” комга терәлгән

Ә СССРда татарның кино төшерер мөмкинлеге булмаган. Татарстан нефтеннән тупланган бюджеттан Үзәк Азия илләрендә кинолар төшерелгән. Тик совет “рәхәте” туксанынчы елларда тукталган. “Үзбәкфильм”, “Казахфильм”, “Грузинфильм”, “Кыргызфильм”нар эше комга терәлгән. Шулай да бөтенләй үк туктап калмаганнар. Үзбәкләр, бигрәк тә казахлар соңгы елларда кинолар төшерә башлаган. Нефте, газы, күмере, металы, агачы, суы, икмәге булган Казахстан хәтта ике халыкара кинофестиваль дә оештыра алган.

Сигез минутлык фильм

Ә кыргыз режиссеры, кино төшерергә һаман да акча бирмиләр, дип зарлана. Тик барыбер Казанга Бишкәктән бер кино алып килгәннәр. Болотбәк Шәмшиев укучысы Нәргизә Маматкулова төшергән “Яшисем килә” фильмы ул. Акчасыз калган кыргызлар аны сигез минут итеп кенә төшергән.

XS
SM
MD
LG