Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус бурычка акча сорый


Беларус үзәк банкы тотрыклылыкны саклау һәм икътисадый үсеш өчен Халыкара валюта фондыннан кредит соравын раслады.

Банк сүзчесе Михаил Журавович Рейтер хәбәр агентлыгына күпме акча соралуын әйтүдән баш тартып кредит күләме Халыкара валюта фондыннан тора дигән.

Интерфакс исә үзәк банк рәсмие Анатолий Дроздовның Беларус бурычка 2 миллиард доллар сорый дигән сүзләрен китерә.

Ул рәсми шулай ук үзәк банк башка илләрнең дә үзәк һәм кәсепчелек банкларыннан бурычка акча алу мәсьәләсен карый дигән.

Күптән түгел Русия финанс министры Алексей Кудрин Русия Беларуска 2 миллиард доллар кредит бирү турында гомумән алганда килеште диде.
XS
SM
MD
LG