Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта тавыш бирү башланды


Американнар киләсе президент өчен тавыш бирә башлады. Сайлау көне 4 ноябрь, әммә күп кенә штатлар тавышны ике атна алдан бирергә рөхсәт итә.

Кушма Штатларда сайлау ыгы-зыгысы башланды. Флорида, Невада, Тексаста тавыш бирүчеләр эссе кояш астында чиратка басты. Майами рәсмиләре уңайлы аяк киеме киеп килергә киңәш итә. Калифорниядә кайберәүләр сайлау кәгазен машинадан чыкмыйча махсус урынга ташлап китә.

31 штатта вакытыннан алда тавыш бирү урыннары ачылды. Башкаларында сайлау кәгазен хат белән җибәреп була.

Тавышны алдан бирүчеләр саны соңгы елларда арта бара. Быел һәр дүртенче американ тавышын 4 ноябрьгә кадәр бирер дип көтелә.

Җорҗия штатында бер көн эчендә 540 мең тавыш бирелгән. Төньяк Каролайнада ике көндә 200 мең. Шуларның 62% демократлар, 22% республиканнар, диелә.

Бу саннар демократлар партиясе фаразына туры килә. Яңа сайлаучылар һәм яшьләрнең күбесе Барак Обама өчен булачак, ди алар.

Дүшәмбедә Флорида штатында Обама тарафдарларын 4 ноябрьне көтмәскә өндәде.

"Сез тавышыгызны бүген үк бирә аласыз, -ди Обама. - Бу җыеннан соң мин һәркемне, тавышын әле бирмәгән булса, тавыш бирергә чакырам. 4 ноябрьне көтеп утырмагыз!"

Демократларның яшь сайлаучларны үзләренә тарту тырышлыгы республиканнарда каршылык уятты. Оһайо штатында 200 мең яңа сайлаучының тавыш бирү хокукын шик астына алып, алар мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Мәхкәмә яшь сайлаучыларны яклап, республиканнарга каршы карар чыгарды.

Би-Би-Си мәгълүматларына күрә Мичиган һәм Нью Мексико шататларында республикан рәсмиләре 3 миллионлап кешене исемлектән чыгарган.

2000 елда демократ Ал Горе белән республикан Җорҗ Буш арасындагы кызу көрәш Флорида штатында берничә йөз тавышка барып терәлде. Тавыш бирү машинасы хаталары, пычрак бюллетеннәр тирәсендәге бәхәсләр ахыр чиктә югары мәхкәмәдә хәл ителде.

Мондый хәлләр быел да кабатлана ала. Техник җитешсезлекләр турында хәбәрләр инде килә дә башлаган. Көнбатыш Вирҗиния штатында Обама өчен тавыш биргән ике кешенең тавышы Маккейн өчен дип язылган. Сайлау рәсмиләре бу хатаны төзәткән.

Принстон университеты галимнәре Нью Җерси штатында 10 меңләп тавыш бирү машинасында җитди проблемнар ачыклаган.

Коткы тарату очраклары да бар. Вирҗиния, Колорадо, Көньяк Каролайна штатлатрында сайлау рәсмиләре уку урыныда теркәлгән студентлар стипендиядән колак кагачак, дигән ялган хәбәр тараткан.

Ике намзәтнең дә юрист төркемнәре моның ише хәлләргә каршы чаралар күрергә әзерләнә.

Вакытыннан алда тавыш бирмәгән американнар үз тавышлавын 4 ноябрьдә бирә алачак.
XS
SM
MD
LG