Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия: Русия Көньяк Осетиядә хәрбиләрен арттыра


Тифлис Русия узган атнада Көньяк Осетиягә 2 меңләп өстәмә хәрби китерде һәм Грузиядән аерылырга теләүче бу төбәктә провокацияләр әзерли дип белдерде.

Грузия эчке эшләр министрлыгы сүзчесе Шота Утиашвили Тифлистә үткән матбугат очрашуында хәзер Көньяк Осетиядә Русиянең 7 мең хәрбие бар диде.

Утиашвили Грузия Русиянең Көньяк Осетиядә провокацияләр әзерләвеннән курка ди.

Мәскәү Тифлиснең бу белдерүләрен дөреслеккә туры килми дип кире какты.
XS
SM
MD
LG